Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта “Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан “Без дөнья балалары” рәсем конкурсы оештырылды

"Хәтер һәм кайгы көне" уңаеннан, 20 июньдә "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бистәнең СМУ микрорайонында урнашкан универсаль спорт мәйданчыгында балалар өчен "Без дөнья балалары" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды.

Рәсемнәр аша балалар Җир Шарындагы тынычлыкны, халыклар дуслыгын чагылдырырга тырыштылар. Төрле төстәге акбурлар белән асфальтка үзләренең гаиләләрен, дусларын, матур табигать күренешләрен, чәчәкле болын-кырларны, яшел киң басуларны сурәтләделәр. Озак та үтмәде спорт мәйданчыгы салават күперен хәтерләтердәй төсләр белән тулды. Конкурста кече һәм өлкәнрәк яшьтәге балалар да катнашты. Ә ахырда дуслык җиңде. Катнашучыларның һәркайсына истәлек бүләкләре тапшырылды.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250