Ырым гына, димәгез
Мин үзем ел фасылларыннан җәйне ныграк яратам. Көзнең һәм кышның да үз матур бизәкләре бар, әмма нишләптер барыбер җәй күңелгә якынрак. Кайберәүләр җәйнең мәшәкатьләре күп - печән, чеби-биби, чүп, кигәвен, черки, җиләк дип әйтерләр. Терлек асрап, абзар артларында 20-25 сутый җирләре булганнарга шулайдыр да, тик безнең Чепьяда эш алай алҗырлык...
Тагын чеби чыгу вакыты җитте, үтеп тә бара бит, ә чеби дигәннәре юк. Кешенең чебиләренә карап кызыгып йөрим, нүжәли теге афәт быел да кара эшен эшләр, дип. "Кул арты" дигән җәфа керде бит хуҗалыкка. Өченче ел шул бердәнбер кыртлыем 11 чеби чыгарды, исән-сау үстерде. Бер апаң өзми дә куймый да сат та сат, ди, өй тавыклары асрыйсым килә, ди. Тавыклар да җитәрлек булгач, кышка ашатуын да уйлап, нәфес дигәнең акчасына да кызыкты бугай, саттым шул. Апаңның кул арты җиңелләрдән түгел икәнен бераз чамалый идем үзе, шулай булып чыкты да. Узган ел да утырды тавыгым, көч-хәл белән бер чеби чыккан иде, анысы да бер-ике көн чыелдап йөреп, әрәм булды. Ярый, хуш. Инде быел кыртлый икенче катын утыра бит. Тырыша торгач, дүрт көнгә сузылып, 7 чеби чыкты. Чыгып торды, оныгым һәрберсенә исем кушып барды: Первый, Шоколадка, Солнышка, Желтый һ.б. Өйдә генә тотабыз, тәрәзәдән-тәрәзәгә кояшка күчереп йөртә, ашата-эчертә дигәндәй. Ярар, калган йомыркаларыннан чеби кайчан чыга әле моның, болары бизеп бетәрләр дип, бер кат гаилә "советында" киңәшкәннән соң, ишегалдын "матурларга" болары да җиткән, исән-сау үссәләр, дип, чебиләрне аналарына кушарга булдык. Тавык бик кырт-кырт килә дә бит, чебиләрнең исләре дә китми, анда-монда таралыша башладылар болар. Оныгым Лиана авызыннан бер-ике генә сүз чыга, чабалар чебиләр бала янына. Без көләбез, өч-дүрт көн буена чебиләр белән мәш килгәч, мама-Лиана булдың кызым, дибез, тегеләре хәзер әниләрен "танымаска" маташалар бит. Лиананы өйгә кертеп җибәреп, бер-ике сәгать саклап торгач, әкренләп ияләнделәр болар. Тик күңелне теге кара корт кимерә бит һаман, "кул арты" дигән гыйбарә безне "ташлап" чыгып киткән булса ярар иде инде. "Чебиләрне көзен саныйсы" булыр, Алла бирса.
Сездә ничек соң, "кул артлары" буламы? Әллә бөтенләй андый-мондый әбиләр сүзенә ышанмыйсыздамы?
Гөлсинә Животникова,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев