Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтачта мәдрәсәнеӊ яӊа ашханәсендә зур ифтар уздырылды (+фоторепортаж)

Алдан хәбәр иткәнчә, 21 июнь көнне Балтач үзәк мәчетендә район ифтары уздырылды.

Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган мөселман райондашлар алдында Татарстанның Баш казые, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Ресрубликасы мөфтиенеӊ урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясадылар. Мөфти үзе Республикага рәсми делегация килү сабәпле бу мәртәбәле ифтарда катнаша алмады.
Ахшам намазы укылганнан соӊ катнашучылар, яӊа янкормада файдалануга тапшырылган ашханәгә юнәлделәр. Тәмледән-тәмле ризыклар, җиләк-җимеш куелган өстәл артында ураза тотучылар «авыз ачты», бу табынны оештырган барлык кешеләргә һәм матди ярдәм күрсәткән район башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәтләрен җиткерделәр. Исегезгә төшерәбез, алдагы көнне нәкъ шушындый зур ифтар ашы районыбыз хатын-кызлары өчен оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250