Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ыкта батып үлгән үсмер мәете табылган

Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр.

Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Егетне эзләү шул ук көнне башлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 21 хезмәткәре һәм 1 берәмлек техника җәлеп ителә. Эзләүгә волонтерлар да кушыла.

"Бүген иртәнге 3.22дә, волонтерлар суга баткан үсмер гәүдәсен табып, ярга алып чыга. Мәет агым буенча түбән таба 2,5 чакрым тирәсе китеп калыккан һәм судагы агач ботагына эләккән булган", - дип ачыклык керттеләр республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосында.


Чыганак: matbugat.ru
Фото: ndn.info


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B