Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта күпьеллык үләннәрнең беренчел каты чабылып бетте

Бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгы тармагының терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт куючылар өчен "кызу" чор булды. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә барды.

Дөрес, куелган срокка, ягъни, 15 июньгә күпьеллык үләннәрнең беренчел катын чабып-урып бетерүне башкарып чыга алмадылар. 21 июньдә башкарылган эш күләме күрсәткечләреннән күренгәнчә, иң беренчеләрдән булып, 13 җәмгыятьтә эш төгәлләнде. Алдынгылар рәтендә "Татарстан", "Сорнай", "Бөрбаш", "Яңа тормыш", "Сосна", "Смәел", "Игенче", "Арбор", "Борнак", "Дуслык", "Алга", "Кама", "Маяк" җәмгыятьләре.

Ә 22 июньгә алынган нәтиҗәләр буенча, район кырларында күпьеллык үләннәрнең беренчел каты чабылып бетте. Барлык эш 16 мең 460 гектар мәйданда башкарылды. 42 мең 20 тонна сенаж, шуның 1520 тоннасы төргәкләү ысулы белән әзерләнде һәм 5 мең 830 тонна печән запасы булдырылды.

Иң беренчеләрдән булып терлек азыгын әзерләүгә керешкән "Кызыл юл" җәмгыятенең май ае азагында ук урган мәйданнарда бүгенге көндә 35 см. биеклектә икенчел кат люцерна үсеп килә.
Шулай ук Сабантуйга кадәр урылган кырлар да калышмый. Аларда исә яшел массаның биеклеге 30 сантиметрны тәшкил итә.
Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250