Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Арборның алтын куллы Наиле (фото)

Арбор авылында яшәүче алтын куллы Наил Галиев хакында күп ишеткәнем бар иде. Шушы көннәрдә исә аның белән якыннан танышу насыйп булды.

Баксаң, коллегалар да булып чыктык әле. Дөрес, ул хезмәт укытучысы,әмма фәндә мени аерма, белем диңгезендә бар да коллега инде. Без килгән чакта аның басудан кайтып кергән чагы гына иде. Лаеклы ялга чыккач, урып-җыю чорында комбайнга утыра икән. Тынгы белмәс җанга бер шөгыль, димәк. Хәер, ул элек тә колхозда эшләгән. Ул чактагы икътисадчы Исмәгыль Шәйхетдинов "кодалавы" буенча мәктәпкә хезмәт укытучысы булып килә һәм нәселдән килгән сәләтен эшкә җигә. Әтисе Мәлик абый бик оста тимерче була, Наил абый исә агачларга "җан" өрә. Ул чорларда мәктәптә укучылар чын мәгънәсендә агач эшенә өйрәнә. Бу сәләте уллары Илнур белән Ринатка да күчкән, мәктәптә укыганда төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар да алалар.

- Бизнес ачсагыз да була икән, - дим әңгәмәдәшемә.
- Мин аларны туганнар, дуслар өчен бүләккә генә ясыйм. Төп эшем түгел, хобби гына, - ди Наил абый үтә тыйнаклык белән.

Тормыш иптәше Раушания апа белән ике ул үстергән, гомер буе хәләл хезмәт белән көн күргән Наил Галиев эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып яшәве белән бик бәхетле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250