Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ат елында бәрәкәтле яшик!

Озын-озак ялларда ел буена җитәрлек энергия-дәрт туплап, янәдән эшкә чыктык

Тыныч кына, матур гына Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Бәйрәм ялларында күңел ачулар да күп булды, спорт уеннары да тынып тормады, кары да мулдан явып, хезмәт белән ялны янәшә итте. Озын-озак ялларда ел буена җитәрлек энергия-дәрт туплап, янәдән эшкә чыктык.

Районыбызда Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелүгә һәрвакыт зур җаваплылык белән карыйлар. Узган ел азагында ук «Җиз кыңгырау» парадындагы җигүле атлары белән ургылып күңелләребезгә килеп кергән 2026 — Ат елы хәере белән башланып, әйбәт кенә дәвам итеп, һәрбарчабыз өчен дә уңышлы, имин, сәламәтлеккә бай ел булсын иде. 
Быел да районыбызда Чыршы ачылышы истә калырлык, яратып сөйләрлек мизгелләрдән торды. Җигүле пар атларыбыз чабышкылар чаба торган мәйдан буйлатып килгәндә, Шушма яр буйлары тальян моңнарына күмелде, җиз кыңгырау тавышлары чыңлап торды. Аннан бистәбез үзәгеннән бизәлгән автомашиналар, маскалар парады үтте. Бар да үзебезнеке — әкият геройлары булып киенгән райондашларыбыз да, бизәлгән техникалар да! Атлар да районыбыз тормышын тотрыклы итеп алып баручы хуҗалыкларыбыздан килде. Райондашларыбыз бердәм булып «Балтач» үзәк паркына җыелды, Кыш бабай белән Кар кызын дәррәү дәшеп, әкияти персонажлар белән бергә Үзәк чыршының могҗизалы утларын кабыздылар.


Елны ничек каршыласаң, елың шулай узар, диләр. Тыныч узсын иде ул, хәрби операция афәтләре дә тынсын, һәрбер йортның үз кояшы балкысын. Ат елында авырмыйк, дус булыйк, эшләп тә армыйк, бәрәкәтле яшик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев