Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Фетнә вакытында вафат булучыларга чардуган куелды

1918 елда булган сәнәкчеләр фетнәсендә вафат булган Балтач әһелләре бер гасырга якын җир астында кадерсезләнеп яткан. Үтергәннән соң күмеп кенә куйганнар аларны, ул турыда каберлек бар икәнен искәртеп торучы бер әйбер дә булмаган. Ниһаять, 30 июнь көнне «Сорнай» җәмгыятенең амбар ишегалдына, 6 кешенең мәңгелек каберенә әйләнгән урынга чардуган белән таш...

- Бу әһелләргә гел намаз укыганнан соң дога кылам. Шул вакытларда билгесез җирдә ятуларына күңелем әрнеп, аларның барлыгын белдерүче чардуган куйдырасым килде. Әлеге фикеремне мин Балтач җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировага мөрәҗәгать иттем, ул исә әлеге фетнәне үз йөрәге аша үткәреп, бу саваплы эшне башкарырга риза булды. Инициативаны үз кулына алып, Балтач җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановка мөрәҗәгать итеп, икесе дә яшь булсалар да, изге эшне үз өсләренә алып башкарып чыктылар. Әлеге урын яшь буыннарга гыйбрәт һәм вәгазь булсын иде. Фетнәләр һәм сугышлар килеп чыкмасын, килеп чыкканнарын да сүндерергә омтылсыннар, тарихны онытмасыннар иде. Аллаһ каршында әлеге каберлектә ятучы кешеләрнең гөнаһлары булса кичерсен, ярлыкасын. Ә Рамазан айларында әлеге изге эшкә өлешен керткән һәркемгә дә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын бирсен, - диде әлеге эшне башлап җибәргән Гадения апа Булатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250