1 июль 2016 яңалыклары
-
Балтач чигендә пошины машина бәргән
Әлеге хәл кичә Балтач чикләренең берсендә күзәтелә. Мескен пошиның караңгыда юл аркылы чыккан чагы булгандыр инде, бер мәнсезе бәреп киткән үзен.
-
Ләйсән Таишевага егете туры эфирда тәкъдим ясаган (видео)
"Татар радиосы" ди-джее Ләйсән Таишевага егете туры эфирда тәкъдим ясаган. Кияүгә чыгу тәкъдиме.
-
«Бегатлон»да Балтач "аюлары" җиңү яулады
Бүген «Хыял» яшьләр үзәге Балтач мәктәбе лагерендә ял итүче балалар өчен «Бегатлон» ярышлары оештырды.
-
Юкә чәчәк аткан, җыяр вакыт җиткән
Бистә урамнарында юкә агачлары күп. Хәзерге вакытта аларның һәммәсе дә шау чәчәктә. Быел юкә чәчәге бик күп, җыеп калырга кирәк. Чөнки бик тиз коела алар. Ә юкә чәчәге ул дәвалау үзлегенә ия.
-
Ашлыклар уңа, күрәсезме?!
Басу-кырларыбызда диңгез дулкыннарыдай тирбәлеп, тук башаклы ашлыклар өлгереп , саргаеп килә. Тиздән, җитәкчеләребез тәгаенләгән вакытка аларны уңган игенчеләребез җыеп та алырлар. Авылларыбыз табигатенең гүзәлләгенә, басу-кырларның муллыгына битараф калмагыз, иптәшләр, вакыт табып, туган як басуларын әйләнеп кайтыгыз, тургайлар тавышын да ишетерсез, җаннарыгызга шифа да алырсыз. Комбайннарыбыз басуга төшеп, игеннәрне екканчы, бу...
-
Авыл яңалыклар белән яши
Бүгеннән, ягъни 1 июльдән башлап, авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар йөри башлады. Халык баш вата, исем-фамилияләр язылмаячак дигәнгә ышанып бетми, салымы килер микән инде дип курка. Ни булса да , шул була, бар да дәүләт кулында. Өлкәннәр үткәнне искә төшерә, бер елны да шундый исәпкә алулар булды, бакчадагы җиләк-җимеш агачларына кадәр...
-
Лилия Һадыева Мактау таныклыгына лаек булды
Озак еллар намуслы хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел уңаеннан, юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Балтач бүлеге җитәкчесе - Лилия Һадыева ЮХИДИнең Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
-
Биологик чистарту корылмасы төзекләндерелде
Бүген Карилендә урнашкан район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгының биологик чистарту корылмасы (очистное сооружение) базасында семинар булды. Анда республика һәм район вәкилләре, шулай ук төрле район һәм шәһәрләрдән чистарту корылмалары белән эшләүчеләр килгән иде.
-
Гаскәр кеби тезелеп киткән кычытканы, чүп үләне
Авылларда юл кырыйлары чабылмаган урыннар да бар. Юл хуҗалыгы эшләрен башкаручы оешма техникасы олы юл тирәләрен чаптыртып үтә, әмма дамба асларына кадәр төшми, имеш ул анда төшә алмый. Берәр үҗәт авыл җирлеге рәисе булса, ничек итсә итә, дамба асларын да чаптырта инде " миңа җитәкчелек өске өлешне генә чабарга кушты"...
-
Биктәш халкы Питрауга хәзерләнә
Бәйрәм уза торган Биктәш авылы янындагы Көдрәле болынының печәнен кыркып ук диярлек чабып куйганнар, электр уты сузганнар, баганалар утыртканнар, судагы уеннар өчен яр буйларын чистартканнар. Бар да чын күңелдән, ихластан монда... бәйрәме дә, хәзерлеге дә. Шунысын да белеп торыйк, быел да лотерея уйнатачаклар икән.
-
Фетнә вакытында вафат булучыларга чардуган куелды
1918 елда булган сәнәкчеләр фетнәсендә вафат булган Балтач әһелләре бер гасырга якын җир астында кадерсезләнеп яткан. Үтергәннән соң күмеп кенә куйганнар аларны, ул турыда каберлек бар икәнен искәртеп торучы бер әйбер дә булмаган. Ниһаять, 30 июнь көнне «Сорнай» җәмгыятенең амбар ишегалдына, 6 кешенең мәңгелек каберенә әйләнгән урынга чардуган белән таш...
-
Алдан аяк киеник һәм “Хезмәт”кә язылыйк
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең рәхим-шәфкать белән чираттагы матбугатка язылу кампаниясен уңышлы гына төгәлли алдык. Рәхмәт безне аңлаганга, бездән аерылмаганга!
-
Әниебез РУМИЯ НӘҖИП кызы МӘҖИТОВАның 3 июльдә 60 яшьлек юбилее.
Балтач авылында яшәүче кадерле әниебез РУМИЯ НӘҖИП кызы МӘҖИТОВАның 3 июльдә 60 яшьлек юбилее.
-
Балтач укучылары хәләл-индустриаль паркына сәяхәт кылды (фото)
30 июнь көнне Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял лагерыннан 3 һәм 7 отряд укучылары җитәкчеләре Альмира Аликовна һәм Нурия Мәсхүтовна белән «Балтач хәләл-индустриаль паркы»на экскурсиягә бардылар.
-
Юллар патшалыгы – үз тарихы, хезмәт юллары
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре, шул ук вакытта әлеге хезмәтнең Рәсәй күләмендә оешуына 80 ел!