Биологик чистарту корылмасы төзекләндерелде
Бүген Карилендә урнашкан район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгының биологик чистарту корылмасы (очистное сооружение) базасында семинар булды. Анда республика һәм район вәкилләре, шулай ук төрле район һәм шәһәрләрдән чистарту корылмалары белән эшләүчеләр килгән иде.
Чараның төп өлешендә биологик чистарту корылмасының соңгы елда нинди үзгәрешләр кичерүен, бүген анда нинди эшләр башкарылуы һәм киләчәктә тагын нинди максатларны тормышка ашырып булуы турында сүз алып барылды. Шулай ук безнең район күп кенә башка районнарга үрнәк итеп куелды. Әлеге семинар барышында бүтән район һәм шәһәрләрдән килгән кунаклар территория эчендәге чисталык, күз явын алырлык итеп үскән чәчәкләрне, яңартылган корылмаларны күреп, соклану хисләрен белдерделәр. Кайберләре фотоларга төшереп, үзләрендә шундый гүзәллекне тудырырга кирәклекне дә искәртеп уздылар.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев