Юллар патшалыгы – үз тарихы, хезмәт юллары
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре, шул ук вакытта әлеге хезмәтнең Рәсәй күләмендә оешуына 80 ел!
Юллардагы иминлекне тәэмин итүче ЮХИДИ хезмәткәрләребез дә эшчәнлекләрен принципиаль юнәлештә алып барсалар да, күңелләрендә һәрчак изгелек. Районыбызда һәлакәтләрне булдырмау, фаҗигале үлемнәргә юл куймау, шоферларны гел кисәтеп тору, кануннарның үтәлешен тәэмин итү, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата тиешле чаралар күрү - аларның хезмәт бурычлары булып тора.
Юллар патшалыгының тарихы гасырлар аша узып, еракларга барып тоташа...
1936 ел. Халык комиссарлары Советы карары белән, илкүләмендә Дәүләт автомобиль инспекциясе төзелә. Төп максат - юл һәлакәтләренә каршы көрәшү, транспортларны исәптә тоту, шоферларның әзерләген контрольләү. Еллар уза, төбәкләрдә әлеге хезмәтне аерым оештыру ихтыяҗы туа. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 елда Арча Эчке эшләр бүлеге каршында Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау районнарын үз эченә алган автоинспекция оеша. Ә 1962 елда Балтачыбызның үзендә үк автоинспекция булдырыла. Инспектор итеп, бик күпләребезгә мәгълүм шәхес Әхмәтгали Мөхәммәтгалиев билгеләнә (Әхмәт абый инде мәрхүм, актив хәбәрчебез дә иде, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен. ред.). Башта ул берүзе эшли, транспорт саны аз булса да, эш мотоциклы белән һәрдаим юллардагы постын били, колхозлардагы машина-трактор паркларында, предприятие-фабрикаларда транспорт чараларына техник күзәтүләр үткәрә. Заманалар камилләшә барган саен, ярдәмчеләр дә кирәк була - аның белән бергә ул елларда Гомәр Йосыпов, Хәлиулла Кадыйров, Фәрит Кәлимуллин, Мансур Ибраһимов хезмәт куя.
Егерме җиде еллык хезмәт дәверендә подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Фәргать Шәфигуллин бик күпләрнең остазына, киңәшчесенә әверелде, әле дә булса шоферлар аңа карата хөрмәт хисләрен яшерми, юл кагыйдәләрен бозучыларны ул вакытында кисәтә дә белде, чарасын да күрде. Һава торышының төрле шартларында да юлларда нык торган, таләпчән, максатчан инспекторлар Васыйл Ибраһимов, Габдулла Ганиев, Эдуард Фәйзрахманов, Хәлим Хөсәенов, Рәлиф Галимуллин, Ринат Хөснетдинов, Фәнил Минһаҗев, Әсгать Гатауллин белән ул район күләмендә пропаганда-аңлату эшләрен башлап җибәрә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә барып очрашулар үткәрүне камилләштерә, балалар катнашында узган "Иминлек тәгәрмәче" кебек бәйгеләрнең үзәгендә үзе тора, җирле мәгълүмат чараларында бик еш язмалары белән катнаша, интервьюлар бирә, радиодан чыгышлар ясый, кыскасы, һәрбер яңалыкны район халкына җиткереп баруны хуп күрә.
2015 елдан җитәкчелек яшь кулларга күчә, ЮХИДИ идарәсенә район эчке эшләр бүлегендә эшләп тәҗрибә туплаган, юридик яктан югары белемле Рафил Шәймөхәммәтов билгеләнә. Мәртәбәле бәйрәмнәре уңаеннан, Рафил Равилевич белән оештырылган әңгәмәбездә районыбыз юлларындагы иминлекнең торышы хакында да сөйләштек:
- Коллективта барлыгы 8 кеше эшлибез. Юл-патруль хезмәтендә Фәнил Минһаҗев белән Булат Хәбибрахманов, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы - Рәниф Галимбәков, техника күзәтчелеге буенча өлкән дәүләт инспекторы Васыйл Ибраһимов, юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Балтач бүлеге җитәкчесе - Лилия Һадыева, операторлар Гөлүсә Зарипова һәм Сәлимә Габдрахманова. Иң күп стажлы хезмәттәшебез - ул, әлбәттә, Васыйл Вагыйзович. Аңа һәм әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан Фәргать Тәлгатович белән Габдулла Гыймрановичка олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чөнки яшьләргә үз үрнәкләрендә тырыш хезмәт күрсәткән шәхесләр алар.
- Районда бүгенге көндә күпме транспорт чарасы теркәлгән? Алар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу ничегрәк?
- Бүгенге көндә 14 меңнән артык транспорт чарасы теркәлгән. Районда юл һәлакәтләре санын киметүдә күп көч куела, шуның нәтиҗәсе буларак, 5 ай эчендә тизлекне арттыру буенча - 834, иминлек каешларын такмаучы - 390, тиеш булмаган җирдә каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүче - 29, җәяүлеләргә юл бирмәүче - 39, машинада балаларны махсус утыргычсыз йөрткән - 52, исерек килеш руль артына утырган 45 кешегә беркетмә төзелгән. Вакытында штрафларын түләмәүче 78 кешегә дә беркетмә төзелгән. Шуларның 2се суд тарафыннан административ кулга алынган, 7се - мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, калганнарга штрафларын икеләтә арттырып түләү бурычы куелды.
- Районыбызда сезнең тарафтан нинди чаралар үткәрелә? Сер түгел, балалар бакчаларында ЮХИДИда эшләүчеләрне сабыйлар бик көтеп һәм яратып каршы ала.
- Юл һәлакәтләрен булдырмау буенча районыбызда күп төрле чаралар үткәрелә. Оешмалар, әти-әни җыелышларына да еш чакыралар безне. «Игътибар, балалар!», «Автоледи», «Автобабай», «Зеленый огонек», «Иминлек тәгәрмәче», Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган картинг ярышы һәм башкаларда бик теләп катнаша райондашларыбыз. Балалар бакчаларына үзебез дә бик теләп барабыз, сабыйларга бүләкләр дә тапшырабыз. Кечкенәдән юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар зур булу бик сөенечле күренеш.
Әмма югарыда саналган масштаблы профилактик чаралар да юл-транспорт вакыйгаларыннан котылырга мөмкинлек биреп бетерми. 5 ай эчендә район территориясендә 165 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 8 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. 26 июнь көнне Саба районы территориясендә булган авариянең төп сәбәбе - тизлек арттыру һәм каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү. Шуңа да 90 км.сәг. тизлекне саклап йөрүне киңәш итәм. Ул вакытта кисәк туктыйсы булса да машинаны туктатып була, ә 100нең теге ягына киткәндә бу мөмкин эш түгел.
- Рафил Равилевич, юбилей уңаеннан әйтер сүзләрегез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев