Авыл яңалыклар белән яши
Бүгеннән, ягъни 1 июльдән башлап, авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар йөри башлады. Халык баш вата, исем-фамилияләр язылмаячак дигәнгә ышанып бетми, салымы килер микән инде дип курка. Ни булса да , шул була, бар да дәүләт кулында. Өлкәннәр үткәнне искә төшерә, бер елны да шундый исәпкә алулар булды, бакчадагы җиләк-җимеш агачларына кадәр...
Бүгеннән, ягъни 1 июльдән башлап, авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар йөри башлады. Халык баш вата, исем-фамилияләр язылмаячак дигәнгә ышанып бетми, салымы килер микән инде дип курка. Ни булса да , шул була, бар да дәүләт кулында. Өлкәннәр үткәнне искә төшерә, бер елны да шундый исәпкә алулар булды, бакчадагы җиләк-җимеш агачларына кадәр санап йөрделәр, берәүләрнең әмма дә тәмле, баллы алмалар бирән торган бик күп алмагачы бар иде, иртән торсак, берсе дә калмаган, кисеп атканнар. Андый алмаларны бүтән беркайда да ашаган булмады, дип сөйлиләр.
Чүплекләр яндырыла, ябыла. Мәсәлән, Салавыч авыл җирлеге капкаларына 1 июльдән чүплекләргә чүп ташлау тыела дигән белдерүләр язып эленгән. Чүпләрне һәр атнаның пәнҗешәмбесендә махсус техника белән килеп җыячаклар. Балтач бистәсендә, Норма җирлегенә кергән авыллардагы кебек чүпләрне капчыкларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куярга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев