Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укучылары хәләл-индустриаль паркына сәяхәт кылды (фото)

30 июнь көнне Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял лагерыннан 3 һәм 7 отряд укучылары җитәкчеләре Альмира Аликовна һәм Нурия Мәсхүтовна белән «Балтач хәләл-индустриаль паркы»на экскурсиягә бардылар.

Аларны каршы алучы Сираҗетдин Нәбиев парк территориясе белән таныштырды. Хәләл продуктлар турында сөйләде. Укучылар пилмәннәрнең ничек ясалуын күзәтә алдылар. Хәләл продуктлар сатыла торган кибеткә кереп чыктылар. Сираҗетдин Мингалиевич балаларны хәләл конфет белән сыйлады. Лагерь балаларына күчтәнәчкә җиләк җибәрделәр. Сираҗетдин ага укучыларның төрле сорауларына җавап бирде. Лагерьның барлык укучылары исеменнән индустриаль парк хезмәткәрләренә һәм Сираҗетдин Мингалиевичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илмир Габдрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250