Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Горурланыр безнең хакыбыз бар

Узган атнада Нөнәгәр авылы мәдәният йортында «Күркәм гаилә-2016» республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйге барышында районыбызның үрнәк, җырга-моңга оста, берничә буын бергә тату яшәп, нәселнең төп нигезен саклаучы 18 гаиләсе бүләкләнде.

Нәсел җепләрен барлап, олыларны хөрмәт итеп, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юк. Нәкъ менә шушыларны максат итеп, узган уку елында районыбызда "Эзебез калсын тарихта" дип исемләнгән күркәм нәселләр бәйгесе үткәрелгән иде. Һәр авылда бик күп нәсел тарихлары өйрәнелде, шәҗәрәләр төзелде. Сәхнәләргә бик күп нәсел гаиләләре чыгып, үзләренең нәселдән-нәселгә күчә баручы сәләтләрен күрсәттеләр, үрнәк итеп куярлык традицияләре белән уртаклаштылар. Быелгы уку елында исә әлеге күркәм башлангычны дәвам итеп "Күркәм гаилә" чарасы үтте.
Һәр бакча үзенең гөле белән матур булган кебек һәр авыл үзенең күркәм гаиләләре , күркәм нәселләре белән гүзәл. Андый гаиләләр безнең районыбыз җирлегендә дә бик күп. Нөнәгәр авылында үткән чарада авылларның йөзек кашы булган күркәм гаиләләр үз чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Куныр авылыннан хөрмәткә лаеклы, тырыш, һөнәрле кешеләре белән танылган Сафиуллиннар гаиләсе,Норма җирлегендә гаилә традицияләрен саклап яшәүче Фәнис һәм Илзия Гарифуллиннар, Смәилдән хезмәт сөюче Газыймовлар гаиләсе, Нөнәгәр авылында Камалиныкылар белән Фәсихныкылар кушылудан сәнгатькә гашыйк , авылда игелекле эшләре белән күпләрне сөендергән яңа бер нәсел тармагын барлыкка китергән Тляковлар гаиләсе, Шеңшеңәр авылында Японнар исеме белән танылган Зәкиевлар, Балтач бистәсендә гомер итүче һәркемгә үрнәк Абдрахмановлар гаиләсе, "Ел гаиләсе - 2008" район конкурсында "Иҗади гаилә" номинациясендә җиңүче, 2015 нче елгы Бөтенроссия " Түгәрәк уен " фольлор фестиваленең I-дәрәҗә лауреаты, VII нче Халыкара этник фестивальдә катнашучы, районның иң музыкаль гаиләләренең берсе - Субаштан Фәезовлар бу кичне Казанда узачак «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесенең финалында катнашу өчен көч сынашты.
- Быел конкурста катнашучыларга төп шарт - җиде буынны белү иде. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак,- диде әлеге чараны оештыру өчен җан атып йөргән мәгариф идарәсе методисты Резидә Гаязова.
Декабрь аенда үтәчәк «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесенең финал өлешендә Балтач данын Нөнәгәр авылыннан Тляковлар белән Субаштан Фәезовлар яклаячак. Уңышлар телибез аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250