23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бассейнда батып үлгән кызның инструкторы 16 яшьлек яшүсмер булган
Ул эшкә 13 ноябрь көнне генә урнашкан булган.
-
Минҗан Дәүләтов: “Наз” – иң яхшы ял йорты”
Беркөнне Балтач бистәсендә яшәүче Минҗан Дәүләтов редакциябезгә кереп, "Наз" бүлекчәсендә ял итүләре, андагы хезмәткәрләрнең яхшылыклары турында сөйләп чыгып китте. - Сеңлем, шуларга рәхмәт әйтеп яз әле бер. Мин ял йортларында күп йөрдем, әмма үзебезнең "Наз" кебек оҗмах почмагын беренче күрүем. Биредә эшләүчеләр бик ягымлы, игътибарлы, эчкерсез, синең белән якын туганыдай...
-
Районда гражданнар оборонасы буенча укулар бара
Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.
-
Балтачның кайбер урамнарына нигә ком сибелми
Балтач бистәсенең 1Май урамына ком сибелми икән, шуңа да җәяүлеләргә йөрү бик кыен. - Балтачта нинди урамнарга гына ком сибәләр микән ул, сеңлем? Менә без яши торган 1Май урамына сибелми ул. Урамыбыз авыш, аяк асты боз. Йөрергә шуның кадәр читен. Хастаханәгә барган идем, кайтканда таеп егылдым. Ә бит урамыбызда өлкән...
-
Җитәкченең кызыксынуы җитми
Беренче баганада - сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - торак пункт, өченчедә - халыкка 1 кг сөт өчен түләнгән бәя (сумнарда), дүртенчедә - тапшырылган һәм халыкка түләнгән сөт бәясенең сөт җыючыда калган аермасы (сумнарда). Саннар 2016 елныӊ октябрь ае нәтиҗәләре буенча. Вячеслав Шакаев Дорга, Кургем, Кускем, Курамьял 21.80 0.90 Валерий Федоров...
-
Ташламадан коры калма
Киләсе елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга бер ай чамасы вакыт калып бара, әмма районыбызда газета-журналларга язылучылар, кызганыч, әлегә күп түгел. Район почта элемтәсенең вакытлы матбугатка яздырту бүлеге мөдире Кадрия Минһаҗева әйтүенчә, бүгенге көндә барлыгы 2 меңнән артык райондашыбыз гына "Хезмәт" газетасына язылган килеш. Әйтергә кирәк, яртыеллыкка язылу кампаниясе...
-
Бүген Салават концерты була икән
Көндез район мәдәният үзәгенә Салават Миңнеханов һәм аның иҗат командасы килеп керде. Бүген район сәхнәсендә алар концерт куячак икән. Салаватның тормыш иптәше Гүзәлия белән башкарган җырлары күңелләрне иркәли, артистлар командасы да иҗади рухта, сөйкемле егетләр-кызлар. Концертларының тулы зал тамашачы белән, алкышлар астында узуын телик.
-
Мирхәйдәр Фәйзи туганнарыннан хат
18 ноябрь көнне Балтач җирлегендә Мирхәйдәр Фәйзинең тууына - 125, "Галиябану" драммасы язылганга 100 ел тулу уңаеннан, зур чаралар үтте. Әлеге чараларда драматургның туганнары да катнашты. Шушы көннәрдә алардан җылы эчтәлектәге хат кабул итеп алдык. Тәрҗемәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
-
“Сөенеч” балалары концертка дәшә
25 нче ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә бистәнең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы коллективының иҗат концерты була. Балаларның шат авазларына күмелгән, җырлы-биюле тамашага рәхим итегез! Башлана: 18.00 сәгатьтә.
-
Горурланыр безнең хакыбыз бар
Узган атнада Нөнәгәр авылы мәдәният йортында «Күркәм гаилә-2016» республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйге барышында районыбызның үрнәк, җырга-моңга оста, берничә буын бергә тату яшәп, нәселнең төп нигезен саклаучы 18 гаиләсе бүләкләнде.
-
Балтач биючеләре Киров тамашачысын таң калдырган (видео)
Район сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучылары булган Артур Гарифуллин, Гөлшат Галимуллина һәм Алия Хафизова бүгенге көндә Киров медицина академиясе студентлары. Алар бүген дә сәнгать белән шөгыльләнә.
-
Балтачта балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде
18 ноябрьдә - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде. Чарада район эчке эшләр бүлеге инспекторы, суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, җәзаларны үтәтү хезмәте, адвокат, нотариус, прокуратура, җирле...
-
Ни өчен акча сәламәтлектән кадерлерәк?
Быел Татарстанда ташламалар тиешле гражданнарның 68,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлегенә өстенлек бирүчеләр бераз арткан. Әмма табиблар аңлатып-үгетләп торган саен, бер меңгә дә тулмаган акчаны үз сәламәтлегеннән өстен куючылар, күргәнебезчә, барыбер бик күп...
-
Түбән Кенә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез РӘМИС ГАФУР улы АБДРАХМАНОВның 21 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее иде.
Түбән Кенә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез РӘМИС ГАФУР улы АБДРАХМАНОВның 21 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее иде.
-
Балтачта нигә “Кунак ашы – кара-каршы” түгел?
Моннан берничә еллар элек шәхси йорт белән яшәүчеләрдән көнкүреш калдыкларын махсус көн билгеләп, транспорт белән җыеп алу мәсәләсе күтәрелгәч, бистә халкы каршы чыккан иде. Янәсе, нинди галәмәт бу. Әмма бераздан моның бик уңайлы ысул икәненә төшенделәр. Чүп җыючыларга уңайлы булсын дип кайберәүләр хәтта чүпләрен махсус зур савытларга да тутырып капка...