Төрлесе
Балтачта нигә “Кунак ашы – кара-каршы” түгел?
Моннан берничә еллар элек шәхси йорт белән яшәүчеләрдән көнкүреш калдыкларын махсус көн билгеләп, транспорт белән җыеп алу мәсәләсе күтәрелгәч, бистә халкы каршы чыккан иде. Янәсе, нинди галәмәт бу. Әмма бераздан моның бик уңайлы ысул икәненә төшенделәр. Чүп җыючыларга уңайлы булсын дип кайберәүләр хәтта чүпләрен махсус зур савытларга да тутырып капка...
Моннан берничә еллар элек шәхси йорт белән яшәүчеләрдән көнкүреш калдыкларын махсус көн билгеләп, транспорт белән җыеп алу мәсәләсе күтәрелгәч, бистә халкы каршы чыккан иде. Янәсе, нинди галәмәт бу. Әмма бераздан моның бик уңайлы ысул икәненә төшенделәр. Чүп җыючыларга уңайлы булсын дип кайберәүләр хәтта чүпләрен махсус зур савытларга да тутырып капка төбенә чыгара башлады. Без дә шулай иттек. Иртә белән калдырып киткән чүп пакетларын песиләр ертып, таратып атмасын, янәсе. Әмма соңгы атналарда бик тә ямьсез күренешкә тап булырга туры килде. Чүпне машинага бушаткач, савытны кайда туры килә шунда ыргытып китә башладылар, әлбәттә болай эшләгәч чүп савыты да янчелде. Әллә Балтачта "Кунак ашы - кара-каршы" түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев