Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде

18 ноябрьдә - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде. Чарада район эчке эшләр бүлеге инспекторы, суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, җәзаларны үтәтү хезмәте, адвокат, нотариус, прокуратура, җирле...

18 ноябрьдә - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде.
Чарада район эчке эшләр бүлеге инспекторы, суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, җәзаларны үтәтү хезмәте, адвокат, нотариус, прокуратура, җирле үзидарә органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Бу көнне сораулар белән килүче гражданнар арасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар бар иде. Шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250