Мәдәният
Мирхәйдәр Фәйзи туганнарыннан хат
18 ноябрь көнне Балтач җирлегендә Мирхәйдәр Фәйзинең тууына - 125, "Галиябану" драммасы язылганга 100 ел тулу уңаеннан, зур чаралар үтте. Әлеге чараларда драматургның туганнары да катнашты. Шушы көннәрдә алардан җылы эчтәлектәге хат кабул итеп алдык. Тәрҗемәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Кышын Шода җәй көненә караганда да матуррак икән. Күк йөзендә күз явын алырлык кояш балкый, түбә кыекларында асылып торучы боз сөңгеләре әкият дөньясын хәтерләтә. Без кышкы салкыннан Мирхәйдәр Фәйзи музеена үтәбез, ә анда җылы, күңелләрне туган йорт җылысы биләп ала.
Бирегә бүген Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллыгын билгеләп үтәргә туганнары, бертуган абыйсы Сәетгәрәйнең дәвамчылары, мөхтәрәм кунаклар, район җитәкчелеге җыелды. Кунакчыл хуҗалар зур хөрмәт белән тарих битләрен барлап, хатирәләре белән уртаклаша.
Аннары бәйрәм Балтачта район мәдәният үзәгендә дәвам итә. Бәйрәм кунакларын милли киемнәр кигән кызлар каршы алды, аларның матурлыклары һәм җылы мөнәсәбәтләре таң калдырды. Атказанган мәдәният әһелләре чыгышы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруындагы"Галиябану" драммасыннан күренешләр - кабатланмас мизгелләр булып күңелләрдә уелып калды. Драматурның мирасын популярлаштыру һәм аны өйрәнү мәсьәләләре хакында да сөйләшенде.
Чараның кульминацон ноктасы булып рәссам Фиринат Халиков иҗат иткән Мирхәйдәр Фәйзи портретын тәкъдир итү булды. Драматургның туганнары район башлыгына районда ел саен үткәрелә торган фестивальне гамәлгә кую үтенече белән дә чыкты.
Без - Мирхәйдәр Фәйзинең нәсел дәвамчылары бар гомерен татар халкына багышлаган драматургны шушылай ихластан олылаган өчен балтачлыларга зур рәхмәт белдерәбез.Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Диләрә Мөхәммәдьярова,
Элина Болотова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев