Игелекле эш дәвамлы булсын, рәхмәт Сезгә!
Районыбыздан мобилизация буенча хезмәткә алынучыларның гаиләләренә ярдәм итү даими алып барыла. Бу очракта күп кенә изгелек кылучыларның исемнәрен санап чыгу яисә барысын киң итеп яктырту мөмкин түгел. Әмма шунысы билгеле, урындагы җитәкчеләр бу гаиләләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп, аларның һәрберсенә ярдәмне күрсәтергә тиеш. Бу турыда уздырылган киңәшмәләрдә еш әйтелә.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин мөрәҗәгатеннән Татарстан урман хуҗалыгы мобилизация буенча хезмәткә алынучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән соң утын кайтарды. Район советы, район башкарма комитеты, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре утынны ярып, техникага төяп, ярдәм сорап язган гаиләләргә кайтаруны тәэмин итәләр.
Нет комментариев