Игътибарлы кеше – ихтыярлы кеше
Җитәкченең хезмәте, тырышлыгы авылның яшәешендә чагыла
«Арбор» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Сәет улы Баязитов белән берара бик якыннан аралашырга туры килде. Чәчү, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю чорларында район җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыктагы эшләрдән хәбәрдәр булу өчен шушы хуҗалыкка билгеләндем. Шул дәвердә җитәкченең фикер тирәнлеге, авылы өчен җан атып, бар нәрсә өчен борчылып яшәве гаҗәпләндергән иде. Һәр мәсьәлә буенча үз фикере булып, аның дөреслегенә инанып яшәгән шәхескә тормышта бик җайлы булмаса да, үз кыйбласына тугры булып калуы әле дә күпләрне сокландыра.
Инде Хәмит Сәет улы Баязитовның да туган авылында рәис булып эшләвенә чирек гасырдан арткан. Совет Армиясе сафларыннан кайткач, «Ударник» колхозында бригадир, 14 ел шофер булып эшли. Район «Агрохимсервис» берләшмәсендә дә шофер булып эшләгән чорларын сагынып искә ала. Менә шушы оешмада эшләгәндә аның таләпчәнлеген, тырышлыгын күреп, юллар идарәсенең Чепья бүлекчәсенә җитәкче итеп билгелиләр.
— Анда эшләгән өч ел мине бик күп кешеләр бе-лән таныштырды, Рәшит Мәгъсүмовичтан күп нәрсәгә өйрәндем, дип искә ала Хәмит Баязитов. Ул еллар район тарихында иң күп асфальт чыгарылган, иң күп асфальт җәелгән еллар булды. Безнең учас-токта гына да елына 46 мең тонна асфальт чыгардык. Марат Хәевич башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгәндә юллар юнәлешенә күзәтчелек итә иде. Мине шул чакта белеп калгангадыр инде, рәислеккә ул тәкъдим итте…
Әйткәнебезчә, бу вакыттан бирле инде кеше гомере белән исәпләгәндә шактый вакыт узган. Егерме алты ел рәис булып эшләгән чорда аз эшләнмәгән, хуҗалыкта техникалар барысы яңартылган, терлекчелектә, башка өлкәләрдә төзелешләр, ремонтлар саны бихисап, бөтенесе дә яңадан эшләп-төзәтеп чыгылган дисәң дә артык булмас. Җитештерү өлкәсендәге күрсәткечләре дә куелган хезмәткә бәрабәр. «Арбор» җәмгыяте 2022 елда бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме белән республика буенча беренче унлыкка керүен искә алсак, бу зур күрсәткеч хуҗалык игенчеләренең хезмәт нәтиҗәләрен чагылдыра. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче савым залын сафка бастыру, башка терлек биналарын төзекләндерү, заманча технологияләрне куллану, җәмгыятьнең һәр кешесе белән киңәшләшеп эшләү үз җимешләрен әле тагын да мулрак бирер, дип ышанабыз.
Арбор авылы күренекле якташлар белән бик тыгыз элемтәдә яшәүче сирәк авылларның берседер. Урындагы хуҗалык җитәкчесе аларны барлап, якташлары белән һәрдаим аралашып тора. Бу мөнәсәбәтләребезнең булуына, саклануына бик сөенәбез, ди Хәмит Баязитов. Мөхәммәт Хәбибулла улы Гатиятуллин, Роберт Билсур улы Зәкиев, Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Фәрит абый Зәкиев, Айдар Хәйретдиновның идеяләре, матди ярдәмнәре белән авыл өчен бик күп игелекле гамәлләр тормышка ашырылганын ассызыклады ул. Билгеле, читтәгеләрдән генә ярдәм көтеп тормый җитәкче, авыл җирлеге белән киңәшләшеп, авылда булган барлык эшләргә хуҗалык аша ярдәм кулы суза. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәчет... барысы да нәтиҗәле эшләсен өчен мөмкинлекләр тудырырга һәрдаим ярдәмне хуҗалык күрсәтә. Арборда уздырылучы район балалар көрәше, Ватанны саклаучылар көнендә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган авылдаш егетләре истәлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары турнирлары, тау шуу бәйрәме, башка бик күп төрле чаралар гөрләп узсын өчен хуҗалык җитәкчесе вакытын да, тырышлыгын да кызганмый.
Озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләү дәверендә гаиләңнең сиңа ныклы терәк булуы кирәк. Хәмит әфәнденең тормыш иптәше Разия ханым исәп-хисап өлкәсе кешесе буларак, гаиләдәге уңайлыкны тудыру, өй мәшәкатьләрен пөхтә итеп башкаруны үз өстенә алган. Бергәләп ике егет, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген һәр-кайсы гаиләле, алар туган авылларына кунакка кайтканда Баязитовларның өе биш оныкка тар кебек тоеладыр.
Хәмит Сәет улына тигез тормышта, авылдашлар белән бергәләп булдырган, күпләр сокланырлык матур, төзек, заманча авылында озак еллар хезмәт куярга, тырышлыкның әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Арбор авылында яшәүче, 45 ел гомерен туган колхозында хезмәт куйган, «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен йөртүче Габделбәр Гозәер улы Гозәеров: Шушы авыл кешесе буларак, без җитәкчебез Хәмит Сәет улыннан бик уңдык, дип әйтергә ныклы җирлек бар. Колхозыбызны җитәкчелек итүгә ул шоферлыктан, мас-терлыктан килде, инде менә чын мәгънәсендә төпле, югары эрудицияле җитәкчегә әверелде. Аның иң яхшы сыйфатларыннан берсе — ул олыларны олы, кечеләрне кече итә белә. Кешеләр белән ачык мөгамәләдә, шушы авылыбыз яшәсен, чәчәк атсын өчен зур көч куя.
Гөлзада Гозәерова: Сезнең иптәшем Габделбәр белән сөйләшүегезгә мин дә үз фикерем белән кушылыйм әле. Мәдәният хезмәткәре буларак, Хәмит Сәет улының бу тармакка карашы аеруча хәерхаклы, дип әйтә алам. Ансамбльгә киемнәр тектерүме, уен-коралларын алумы, төрле урыннарда чыгыш ясарга бару өчен транспорт белән ярдәм итүме — барысына да ярдәм итә, рәхмәт аңа.
Азат Нотфуллин, Чепья авыл җирлеге башлыгы: Озак еллар Хәмит Сәет улы белән иңне-иңгә куеп эшлибез, көндәлек элемтәдә торабыз. Хәл ителәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, уртак фикергә киләбез. Ул — авыл яшәсен, аның киләчәге якты булсын өчен җанын-тәнен биреп эшли торган җитәкче. Авылда яшьләрне калдыру буенча яңа урамга нигез салып, суын, утын, газын булдыруда тырышып, 3 йорт төзетте, яңадан авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә торган ипотека ярдәмен белешеп йөри. Авылда социаль объектларның төзеклеге, урамнарның чисталыгы, мәчетебезнең, Сабан-туй мәйданыбызның яңартылуы — болар бар да җитәкченең авылның гамьле, тулы канлы тормыш белән яшәве өчен тырышып йөрүен күрсәтә.
Рашит Һадиев — «Труд» күмәк хуҗалыгы рәисе: Хәмит Сәет улы белән бер-беребезне 30 елдан артык беләбез. Мине хуҗалык рәисе итеп сайлагач, юл төзү-ремонтлау участогына минем урынга мастер булып килде. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән, бик күп белә. Көнгә бер-ике шалтыратышып, бер-беребезнең хәлләрен беләбез, гаилә-ләр белән дә аралашабыз. Күп мәсьәләләр буенча киңәшләшәбез, фикерлә-шәбез. Арбор авылының төзеклеген мин үзебезнең авылларга үрнәк итеп куям, ул бер генә кеше эшлә-гәннән түгел, ә бердәм булып, һәркемнең тырышлыгыннан килә. Алардан ала торган уңай мисаллар күп, безнең хуҗалыкта да өйрәнә торган эшләр бар. Менә шулай дусларча, чын күршеләр булып яшәп ятабыз.
Наил Гыйләҗев — «Балтачагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе: Безнең оешмада шофер булып эшләп киткәненә хәйран вакыт узса да, Хәмит Сәет улын бездә онытмыйлар. Хезмәт чорында үзен җаваплы, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручы, пөхтәлекне яратучы итеп танытты. Коллективта ихтирамлы булды, әле дә үзе белән бергә эшләүчеләрнең хәлләрен сорап, белешеп тора. Җитәкче буларак, үз сүзендә торучы, төпле шәхес.
Фәнис Шәрипов — татарча көрәш буенча район көрәш федерациясе җитәкчесе: Хәмит Сәет улы белән авылда яшьләрне спортка тарту, бигрәк тә татар көрәшен үстерү буенча күптәннән кулга-кул тотынышып эшлибез. Арбор авылы — дөнья, Россия, Татарстан чемпионнары төбәге. Бу авылда район татарча көрәшенә нигез салучыларның берсе, Васыйл Гарифуллинның шәкерте, үзе дә зур җиңүләргә ирешкән шәхес — тренерыбыз Дамир Гобәйдуллин нәтиҗәле эшли. Көрәшне үстерәбез дибез икән, аның чыгымнары бар икәнен дә истә тотарга кирәк. «Арбор» хуҗалыгы командасы район турнирларында даими җиңүчеләр сафында, аларны ярышларга йөртү, көрәшчеләрне кызыксындыру хуҗалык җитәкчесенең күз уңаенда. Инде егерме елдан артык тарихы булган, укучылар арасында хуҗалык призына үтә торган ярыш районда көрәш сезонын ачып җибәрә. Районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авылның яшь көрәшчесенә ничә еллар буе велосипед бүләк итү традициясен башка җитәкчеләргә дә үрнәк итеп алырга кирәктер.
Нурания Гыйниятуллина — Хәмит Сәет улының бертуган апасы: Без гаиләдә өч бала үстек, мин олысы, Хәмит уртанчы бала, Залиябез төпчек бала. Безнең яшь аермасы ике генә яшь, шуңа да кечкенәдән әлегәчә без аның белән гел бергә, якыннан аралашып, серләшеп, киңәшләшеп яшибез. Безнең әти таләпчән кеше иде, ә әни йомшаграк. Әти таләпчән булуына да карамастан, безне бик яратты, кешедә булмаган әйберләрне дә алып бирә иде. Чаңгыбыз да бар иде безнең, рәхәтләнеп шуа идек без анда, Хәмит фотолар белән кызыксына башлагач, аңа фотоаппарат та алып бирделәр. Әти гомере буе шофер булып эшләде, Хәмит исә, гел шуның янында кайнашты. Әти белән бергә машина да ремонтлый, аның белән эшкә дә йөри, икәү бергә кабинага утырсак, тәрәзә янындагы урын өчен сугыша идек инде. Хәмиттә кечкенәдән оештыру сәләте бар иде, урамдагы иптәшләрен дә ул оештырып уйната иде, бик кызыксынучан, математикага бик башлы иде. 4 сыйныфны тәмамлаган елны колхозда көтү көтә башлады, шуннан соң һәр ел саен эшләде, бернинди эштән дә курыкмый иде. Үзенең зур тырышлыгы бәрабәренә зур үрләр яулауга иреште ул, шөкер. Бүгенге көндә әниебез исән, без аны бергәләп карап, тәрбияләп, кадер-хөрмәттә яшәтәбез. Инде хәзер һәрберебезнең үз гаиләсе, үз тормышы булуга карамастан, без әле дә гел бергә киңәшләшеп, кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә терәк-таяныч булып гомер юлын үтәбез. Ул үз балаларын, оныкларын бик ярата. Оныклары белән мунча кереп, кечкенәдән аларга бабай мәхәббәтен тулысы белән күрсәтеп үстерә. Шул ук вакытта ул минем балалар һәм оныклар өчен дә зур терәк. Нинди генә киңәш, нинди генә ярдәм кирәк булса да, минем балалар аңа мөрәҗәгать итәләр, яхшы күңелле, эчкерсез булганы өчен хөрмәт итәләр. Хәмит белән Ра-зияга төп нигезне саклап, безне шунда гел ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп җибәргәннәре өчен киләчәктә дә тигез, парлы, матур тормыш телим. Исән-сау булсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев