Күркәм юбилей тег белән яңалыклар
-
Рафис Мәгъсүм улы Ильясовның 65 яшьлек юбилее
Алдагы тормышыгыз гел куаныч, шатлыклардан гына үрелеп торсын.
-
«Колхозда көтү генә көтмәдем, бөтен эшне дә эшләдем»
Борнак авылында туып үсеп, шунда гомер итеп, бүгенге көндә мәчеттә мәэзин булып торучы Хабибелхак Габделәхәт улы Габделәхәтов 4 декабрь көнне 85 яшьлек олуг юбилеен каршы алган.
-
Үзе гади, үзе ягымлы
–Без күптән психологларга әйләнеп беттек инде, – дип көлә ул, минем аптыраулы карашымны күреп. – Һәр кешенең җаен табарга тырышабыз.
-
Чиләбе заводында эшләп, картлыгында кабат туган авылына кайтып төпләнгән Гарәфетдин Җиһаншинга — 90 яшь!
Юбилярны ихластан котлыйбыз!
-
Чирек гасыр чылбырлы тракторда иген иккән Әфләтүн агага — 90 ЯШЬ! ???
Чутай авылында туган, хезмәтен, тырышлыгын үз колхозына, туган ягына багышлаган, бүген Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Әфләтүн ага 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза! ???
-
«ВТ» журналисты Гөлсинә Хәбибуллинага – 55 яшь: Язмам геройларына да бик рәхмәтле мин
15 ноябрьдә «ВТ» урамында тагын бер бәйрәм: газетаның үз хәбәрчесе, Балтачта яшәп иҗат итүче хезмәттәшебез Гөлсинә Хәбибуллинага – 55 яшь. Без аны, якын итеп, «Ашыгыч ярдәм» дип тә йөрибез. Сер түгел, көндәлек газетада язмаларга кайчак кытлык та килеп чыккалый. Бигрәк тә авыл темасына кагылышлыларына. Гөлсинәгә шалтыратсак, хәзер табып, язып бирә. Берне түгел, икене. Язмалары да рәхәтләнеп укый торган, темаларны да кайдан гына табып бетерә диген. Юбилей уңаеннан форсат чыкты дигән булып, Гөлсинә белән чын күңелдән гәпләшеп алдык әле.
-
Нәзирә Әхмәдиева бүген кунаклар кабул итә. Нинди хөрмәткә? (+фото)
Көшкәтбаш авылында яшәүче Нәзирә Әхмәдиевага бүген 90 яшь тулды.
-
Танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләре
Сезгә мөхтәрәм райондашыбызның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
-
«Син – чыкылдап торган лирик шагыйрь»
Гарифҗан Мөхәммәтшин турында мәшһүр иҗат әһелләренең берсеннән-берсе матур фикерләре китапларда, матбугат басмаларында ярылып ята...
-
Ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
Сезнең иҗат – яраттыра белә торган, чит илдәге милләттәшләребезне дә куандырган, татар теле һәм моңы белән дөньякүләм әдәбиятта һәм мәдәнияттә үз урынын тапкан иҗат ул, мәңге шулай дәвам итсен.
-
«Безнең яшәү бары каралама»
Алтынсу сары көзләрдә танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы, гомумән киңкырлы шәхес, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 12 октябрьдә мөхтәрәм райондашыбызга 80 яшь тула.
-
«Нормабашта әле дә Гөлмәнвәр әби кебек эшләгән кеше юк»
Кариле авылында гомер кичерүче тыл ветераны Гөлмәнвәр Фазылҗановага 95 яшь тулды.
-
Бәхеткә ул урау юллар аша килгән (+фото)
Урау юллар аша ирешелгән бәхетегез гомерле булсын, Җиһания апа!
-
«НОРМАБАШЛЫЛАР ӘЛЕ ДӘ ГӨЛМӘНВӘР ӘБИ КЕБЕК ЭШЛӘГӘН КЕШЕ ЮК, ДИЛӘР» ??
Бүгенге көндә кызы гаиләсе белән Кариле авылында яшәүче Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗанованың бүген күркәм юбилее. Аңа 95 яшь тулды! ?
-
Лаеклы хезмәт юлы үткән юбиляр
Түнтәр авылының данлыклы тракторчысы Разыя апа Гыйматдинова бүген 90 яшьлек юбилеен каршы алды.