Көшкәтбаш авылында яшәүче Нәзирә Әхмәдиевага бүген 90 яшь тулды.
Нәзирә апаны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Азат Хөснетдинов, “Уңыш” җәмгыяте идарәчесе Надир Мөхәммәдиев килгән иде.
Юбиляр гомере буе шушы җирлектә хезмәт куйган кеше. Бик яшьли ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйган. Балаларым ач булмасын дип көнне-төнгә ялган эшләгән әниләренә мең рәхмәтле балалары.
– Инде үзебез олы яшьтә булсак та, әниле булуыбызга Аллаһы Тәгаләбезгә мең рәхмәтле, – ди алар.
Юбилярның язмышы хакында Хезмәт газетасының алдагы санында укый алачаксыз.
Фото: автор
Нет комментариев