Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Изге җаннар рухына бер дога (дәвамы)

1871 елда Муса хәзрәт төзеткән мәчет янган. Аның урынына Муса улы Исхак мәчет өчен яңа бина төзеткән

(Дәвамы. Башы биредә – https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/izge-annar-ruxyna-ber-doga)

Мәчкәрә, Бәрәскә, Мәрҗәни мәчетләре

Әлеге өч мәчет бер чорда төзелгән. Русия тәхетенә Әби патша (Екатерина Икенче) утыргач, илдә сәяси вәзгыять үзгәрә. Патшабикә явызлык белән халыкны җиңеп булмаячагына төшенә. 1788 елда мөселманнарга Диния назәрәте төзергә рөхсәт бирә. Шулай ул мөселманнарны контрольдә тотуны башлап җибәрә. Соңрак, чиркәүләрдә кертелгәнчә, дәүләт оешмасы тәртибендә, Җәмиг мәчетләренә балалар туу, никахларны һәм үлемнәрне теркәү вазыйфасын йөкли. Алга таба мөселманнарга таштан мәчетләр төзергә рөхсәт бирә. Тәүге ике катлы таш мәчет эшмәкәр Исмәгыйль Борнаев тарафыннан Түбән Бәрәскә авылында (хәзерге Әтнә районы) төзелә һәм 1769 елда сафка бирелә. Янә бер елдан Казанда Беренче мәчет (хәзер Мәрҗәни исемен йөртә) үзенең манарасын күтәрә. Аның беренче варианты сәүдәгәр И. Юнысов (чыгышы белән Кариле авылыннан) акчасына төзелә. Һәм ниһаять, 1791-1793 елларда Малмыж сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев Мәчкәрә авылында шундый ук проект белән таш мәчет төзи.
Илдә совет хакимияте урнашкач, дини мәдрәсәләр, 1930-1940 елларда илдә күпчелек Аллаһ йортлары ябыла. Казанда (Татарстанда бердәнбер буларак) эшли торган бер мәчет (Мәрҗәни мәчете), бер чиркәү калдырыла. Алары да чит илләрдән килгән делегацияләргә «Менә бездә дин иреге, чиркәү дә, мәчет тә эшли», дип күрсәтү өчен. Илдә атеистик пропаганда киң фронт белән алып барылса да, халык диннән аерылып бетмәде. Коммунистлар хакимияттән читләштерелгәч, халкыбыз әкренләп дингә кайта башлады. Авылларыбызда беренче мәчетләр 1992 елда сафка бирелде. Хәзер Балтач районында — 38, Кукмара районында 77 мәчеттә көн саен 5 тапкыр азан әйтелә һәм милләттәшләр намазга чакырыла.
Казанда биналары сакланып калган шактый мәчетләр төзекләндерелеп халыкка тапшырылды, яңалары салынды. Әтнә районындагы Бәрәскә мәчете дә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2014-2018 елларда төзекләндерелеп, халыкка кайтарылды. Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы борынгы таш мәчетнең манарасы 2005 елда ук күтәрелгән иде. Әмма реставрация эшләре катлаулы булу сәбәпле, тыгыз эш фронты 2022 елда гына башланды. Быел җәй көне мәчет Корбан гаетенә үзенең ишекләрен ачты. Бәйрәмгә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

Игелекле Үтәмешевлар
Үтәмешевлар — татар иганәчеләре, мәгърифәтчеләре һәм галимнәре династиясе ул. Сөембикә ханбикә Кырым ханлыгы идарәчеләренең дәвамчысы. Үтәмеш-Гәрәй Сөембикәнең улы. Үтәмешләр менә шул нәселдән дип фаразлаучылар бар. Балтач районы тарихы Бөрбаш, Смәел, Салавыч, Балтач, Хәсән Шәех авылларыннан башлана. Безнең борынгы бабайлар, кайберәүләрнең уйлавынча, Казан ягыннан килмәгән. Болгар дәүләте җимерелгәч, Чулман (Кама), Нократ (Вятка), Шушма һәм Бөр буйлап килгән. Чөнки бөтен җирдә кара урман шаулаган. Бөр елгасы башындагы Бөрбаш авылына Типәч (Тәбеҗ) нигез салган диелә. Аның улы Көчек бабай Бөрбаш зиратында җирләнгән. Аның кабер ташы, төбәктәге иң борынгы ташъязма-тарих. Көчек улы Туктаргали, Туктаргалинең бер улы Ишмән (Ишмөхәммәт) Мәчкәрәгә нигез салган. Үтәмешнең нәселе Ишмәннән, Җәлил хәзрәт нәселе Туктаргалидән дәвам итә, диләр. Тагын бер иш тарихчылар фикеренчә, Ишмәннең нәсел башы Касыйм ханлыгыннан башлана икән.
Габдулла Габдессәлам улы 1730 елларда Мәчкәрәдә туган, меценат-эшмәкәр Үтәмешевлар нәселен нигезләүче, 1нче гильдия сәүдәгәр. Ш. Мәрҗани фикеренчә, ул «төбәктәге иң күренекле эшмәкәр һәм үзенең байлыгы, юмартлыгы, дингә һәм фәннәргә мөнәсәбәте белән дан казана». Мәчкәрә авылында яши. Өяздә берничә туку фабрикасы оештыра, продукциясен Казанда, Себердә, Урта Азиядә, Кытайда сата. Казан һәм Вятка губерналары авылларында 150дән артык, шул исәптән туган авылында мәчет (1791), Казанда зур Иске Таш мәчетен төзүгә акчалата ярдәм итә. XIX йөз башында татарча белем бирүче уку йортлары арасында иң билгеле «Мәчкәрә» мәдрәсәсенә матди ярдәм күрсәтә.
Габдулла Үтәмешевның бер улы Ибраһим безнең Олы Норма авылында туку фабрикасы оештырган. Фабрика белән башта Ибраһим улы Мөхәммәтгариф, аннары 1917 елга кадәр аның улы Исмәгыйль Үтәмешев идарә иткән. Болганчык 1929 ел килеп җитә. Мөхәммәтгали улы Исмәгыйльне дә (бу нәселдә икенче Исмәгыйль) кулга алалар һәм Мордовия төрмәсенә ыргыталар. Хатыны Зөбәйдәне исә 2 бала белән Себергә озаталар. Кышкы салкын көн. Паровоз кап-кара төтеннәр чыгарып, көнчыгышка ыргыла. Этап белән озатылучы Столыпин вагонының ишеген ачу катлаулы булмый. Вагон барган көйгә, тәвәккәл Зөбәйдә башта ике баласын тирән кар өстенә ыргыта. Аннары үзе сикерә. Станциядән әлләни ерак булмыйлар. Зөбәйдә Ташкентка барып урнаша. Кече улы Рөстәм Үтәмешев Үзбәкстанда — урта, Ленинградта югары белем алган. Ул совет чорының авиакосмик, радиоэлектроника һәм космик медицина өлкәсендә СССРның танылган галиме булып өлгергән. Профессор, РСФСРның атказанган уйлап табучысы исемнәрен йөрткән. Ю. Гагаринны һәм башка космонавтларны физиологик яктан галәм шартларына хәзерләү буенча илебезнең беренче санлы галиме булган. Рөстәмнең улы Илдар Үтәмешев 1954 елда Казанда туган. Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган. Әтисе сукмагын үз иткән. Ул дөньякүләм күренекле галим. Бүгенге көндә Илдар Рөстәм улы техник фәннәр докторы, РЕАНның вице-президенты, медицина-техник фәннәр академигы. Бер үк вакытта БМОдагы Көнчыгыш Европа сәнәгать оешмаларының техник һәм фәнни-тикшеренү буенча Бөтендөнья ассоциациясенең (WAITRO) башкарма комитеты әгъзасы һәм региональ вәкиле булып тора. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм эшли.

Таһир мулла
Таһир Габделхаликъ улы 1771 елда Түнтәр авылында туган. Башлангыч дини белемне Түнтәр мәдрәсәсендә алган. Аннары XIX гасыр башында ук Габделхәмид хәзрәт нигез салган муллалар хәзерли торган Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыган. 
Үтәмешев мәчете 1793 елда сафка бирелгәч, 1800 елда Габдулла улы Муса Үтәмешев үз акчасына Казан ягындагы мәчетләр проекты белән агачтан икенче мәчетне төзеткән. Муса хәзрәт Бохарада укып кайткан була. Мәчкәрә атамасы тарихына килгәндә, башта ул Ишман Иле дип аталса да, соңыннан Мәчкәрәгә әйләнгән. Удмуртча «Мәчкәрә» атамасы «Аю» дигәнне аңлата. Кемнеңдер өенә тәрәзәне ватып аю кергән дә, авыл атамасы шуннан үзгәргән, имеш. 1800 елларда Мәчкәрәдә яшәгән 60тан артык удмурт гаиләсе ислам динен кабул иткән булган. Аларга Үтәмешев мәчетенә керергә рөхсәт булмаган. Удмурт гаиләләренең күпчелеге фабрикада эшләүчеләр булып, алар өчен икенче мәчет төзелгән. Үтәмеш мәчетенә кадәр дә иске мәчет булган. Бәлки ул искергәндер яки кечкенә булгандыр. Таһир мулла Габделхаликъ улы Түнтәри Муса Үтәмешев төзеткән мәчеттә 40 елдан артык имам-хатыйб булып хезмәт иткән
Ш. Мәрҗанинең үзенең "Мөстәфадел-әхбар...«ында Таһир мулла турында түбәндәгеләрне язып калдырган: «Мәчкәрәнең икенче мәчетендә башлап танылган имамнары — мелла Таһир бине Габделхаликъ әт-Түнтәри. Ул 1260 (1844) елда Мәчкәрәдә вафат булып, васыяте буенча авыл халкыннан сатып алынган җиренә җирләнде. Кабере каберлектән ерак, икенче тарафта, кешеләрдән читтә, берүзе, ялгыз. Бик изге, тәкъва, диндар һәм яхшы кеше иде. Мәҗлесләрдән һәм байлар җыелышларыннан бер читтә булды. Сакланып кына һәм оялып кына торучы кеше иде, барына канәгать булып яшәде. Сабыр һәм азсүзле булганга, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартканга һәм һәрвакыт гыйбадәт кылганга, ишан дәрәҗәсендә йөрде».
1871 елда Муса хәзрәт төзеткән мәчет янган. Аның урынына Муса улы Исхак мәчет өчен яңа бина төзеткән. Беренче каты таштан, икенче каты агачтан. 1900 ел башына Мәчкәрәнең ике мәчетенә теркәлгән ирләрнең саны 250дән артык булган. 1918 елда Мәчкәрә мәдрәсәсе ябылган. 1930 елга кадәр мәчетләр дә ябылган. Үтәмешев мәчете колхоз карамагына бирелеп, хуҗалык өчен төрле максатларда кулланылган. Икенче мәчет авыл клубы итеп файдаланылган. Бу мәчет бинасы бүген дә исән, әмма төзекләндерелмәгән.
(Дәвамы бар).

Рәфхәт Зарипов,
Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев