Казан Россиядә торакка бәяләр арту буенча алда бара
Казаннан тыш, бәяләр арткан шәһәрләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург бар
Казан 2025 елда торакка бәяләр арту буенча Россиянең эре шәһәрләре рейтингында беренче урында тора. Бер ел эчендә Татарстан башкаласында фатирлар бәясе 19,5% ка арткан, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Казаннан тыш, бәяләр арткан шәһәрләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург бар. Мәскәүдә, «Домклик» мәгълүматлары буенча, квадрат метрның бәясе 9,3% ка арткан һәм 320 мең сумга җиткән. Санкт-Петербургта бәяләр үсеше 12 дән 17% ка кадәр тәшкил иткән, ә квадрат метрның уртача бәясе чыганакка бәйле рәвештә 215 меңнән 245 мең сумга кадәр үзгәргән.
Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә һәм Краснодар краенда торак бәясенең 2,7% ка һәм 3,3% ка кимүе күзәтелгән. Экспертлар моны эре шәһәрләргә ихтыяҗ агымы һәм җирле базарларның артык туенуы белән аңлата.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев