Районыбызның иң өлкән сугыш ветераны Мөхлис ага Хәбибуллин бакыйлыкка күчте.
Октябрь аенда 97 яшен тутырган, районыбызның сугыш ветераннары арасында иң олысы булган, Иске Салавыч авылыннан Мөхлис ага Хәбибуллин бакыйлыкка күчте. Тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татып, сугыш афәтен күрсә дә җор күңелле, ачык йөзле булып, әле 90 яшьтә дә кулыннан балтасын төшермәгән батырның истәлеге мәңге сакланыр... Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Нет комментариев