Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Озак вакытлы карау системасы кысаларында 6 меңнән артык татарстанлы хезмәтләр ала

2025 елда 960 кеше әлеге система ярдәмендә хезмәт мәшгульлеген саклап кала алган

Татарстан Республикасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын актив гамәлгә ашыра.

Бүгенге көндә республиканың 6 меңнән артык өлкән кешесе һәм инвалиды озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән колачланган: 5 745 татарстанлы — өйдә, 348 кеше стационар учреждениеләрдә ярдәм ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2021 елдан башлап озак вакытлы карау системасында катнашучыларга бушлай социаль пакет бирелә. Карау сәгатьләре саны индивидуаль билгеләнә һәм мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап үзгәрә:
1 дәрәҗәдә: атнага 7–14 сәгать;
2 дәрәҗәдә: атнага 14–21 сәгать;
3 дәрәҗәдә: атнага 21–28 сәгать.

Программаның мөһим социаль нәтиҗәсе — өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның туганнары өчен, аларның якыннары турында социаль хезмәтләр кайгырткан арада, эшләвен дәвам итү мөмкинлеге. 2025 елда 960 кеше әлеге система ярдәмендә хезмәт мәшгульлеген саклап кала алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев