Үз җирен олылый белгән шәхес
Балалар, торыгыз әйдә... Тәгәрәшеп йок-лап яткан балаларның колакларын иркәләп кергән әниләренең тавышына уянып, эх, тагын азрак кына йок-ларга иде бит, дигән уй сызылып уза. Тик йортка таралган, әле яңа гына пешеп чыккан ипи исе үзеннән-үзе кызыктырып йокыдан торгыза. Авыл өе... Аның һәрбер бүрәнәсенә Хәбибуллиннарның алты баласының шат авазы, әниләренең тәмле ризыкларының исе, әтиләренең үгет-нәсыйхәтләре, киңәшле сүзләре сеңгән...
Әйе, бу рәхәт балачак көннәреннән соң да күп еллар үтелгән инде. Язмам герое Равил Гыйльметдин улы Хәбибуллин 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы алган көннәрдә күңеленнән генә тормыш китабының һәрбер бүлеген ачып укый. Бәхетле балачак, эш белән үткән үсмер чор, лаеклы хезмәт юлы, рәхәт картлык һәм, әлбәттә инде, 50 елга якын кулны-кулга тотынып үткән гаилә тормышы. Бүген ул балачагын искә алып елмайса һәм моңайса да, хәзерге көндә инде ул үзе әти һәм бабай, шул ук вакытта ул һәрбер туганы өчен туганлык җепләрен саклап һәм ныгытып торучы, төп нигезне саклап яшәүче кадерле кеше.
Нөнәгәр авылының хөрмәтле кешесе Равил Хәбибуллин белән аның гомер йомгагын сүтүне бала чагыннан, яшүсмер елларыннан башладык.
— Безнең балачак та, яшьлегебез дә эш белән үтте. Иртәдән көне буена йөкләмә бирелә, план куела иде: төшкә кадәр һәм төштән соң берәр тапкыр печәнгә барып кайтасы, дип. Бу 17 чакрым тирәсе җир йөреп, Гражданка, Акман буйларыннан печән чабып алып кайтасы дигән сүз иде. Ул вакытта иң авыры буш арбаны 100 метрлы тауга тартып менү иде. Кайтканда инде төялгән булса да, таудан түбән төшәсе булгач, җайлы иде. Җәй шулай печән җыеп, абзар җыештырып уза иде, ә кыш көне базга кар сала идек, аның өчен чана өстенә куелган 150 литрлы бочка белән су ташый идек. Якын җирдән генә булса бер хәл, ул вакытта йортларга су кертелү турында сүз дә юк, урамнарда колонка да булмаган вакыт әле ул, су буена төшеп, бөке тишеп, суны шуннан ала идек. 150 литрлы бочканы су белән тутырып, текә тау башында урнашкан йортка тартып менүләре әмма дә яман иде. Бу эшләрне без Илдус абый белән икәү эшләдек. Кечкенәдән кул арасына кереп үскәнлектән, ир-ат эшен генә башкармый идек, әнигә дә ярдәм иттек. Ул вакытта кер юу машиналары юк, шуңа да кул белән юылган керне, бәкегә алып төшеп чайкый идек. Үзем ул еллараны искә алам, ә үзем бүгенге рәхәт тормышыбызны уйлыйм. Шөкер итеп, һәрбер көнгә сөенеп яшәрлек шул хәзер. Хәзерге заман балалары мин сөйләгәннәргә ышанмас та инде, ә безнең ул вакытта минут та вакыт юк иде. Пичкә ягып өйне дә җылытырга кирәк, әле аңарчы утынын булдырырга кирәк, аны алып кайту да бик мәшәкатьле. Моннан гына да түгел, Киров урманыннан алып кайта идек утынны. Бер вакыт ашлыкка алыштыру дигән әйбер дә булды. Моннан ашлык алып барабыз, тегеннән утын төяп кайтабыз. 80нче еллардан соң йортларга төрткеләр салына башлады, без дә өйне зурайтыр өчен тырыштык. Йорт зурайгач, пичкә ягарга да күбрәк кирәк була башлады. Шулай һәрбер көн эш, мәшәкать белән үтә иде.
Тормыш үтә торды, без дә солдат яшенә килеп җиттек. Мин Тамбов өлкәсендә иң беренче төзелгән стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем, саклау ротасында булдым. Анда чын атом бомбалары, ракеталар тора торган җир иде. Без хезмәт иткәндә гел күрә идек инде җир астына кереп китеп нәрсәдер бушатканнарын, ләкин ул әйберләрне безгә сер итеп саклыйлар иде. Хезмәт иткән чорда монда күргәннәрне биш ел беркайда да сөйләмәскә, дип кисәттеләр. Солдат хезмәтеннән соң янәдән авылга әйләнеп кайттым. Гомумән, авыл баласы, җир кешесе идем шул мин, шуңа да шәһәргә китеп төпләнергә дип уйламадым да, кызыкмадым да.
1975 елда мине Бураши дигән авылга эшкә җибәрделәр. Анда яңа мәктәп, балалар бакчасы бинасына фундаментлар салып, шуны күтәрдек. Аннан кайткач, 1976 елда, колхозга бригадир итеп куйдылар. Булачак тормыш иптәшем Әминә бухгалтериядә эшли иде. Эш буенча мин анда кергәләгәнлектән, гел күрешеп тора идек, шунда мәхәббәт хисләре дә уянып киткәндер. 1976 елдан 1979 елга кадәр очрашып йөрдек тә, 1979 елның 22 июнендә никах укыттык. Шөкер, 46 ел иңне-иңгә куеп, бер-беребез өчен терәк-таяныч булып гомер итәбез, — ди әңгәмәдәшем.
Инде чират аның җитәк-че постын били башлавына да килеп җитте. Гади эшчедән, төптән күтәрелеп, җаваплы вазыйфага тәкъдим ителүен Равил абый ничек кабул иткән һәм бу хезмәтендә аңа нинди сыйфатлары ярдәм иткәне турында сөйләп, мин бөтен әйберне төгәл, тәртип белән эшләргә тырыша идем, бөтен әйбер үз урынында булырга, бөтен әйбер үз вакытында эшләнергә тиеш минем өчен, шушы сыйфатларым миңа үсәргә ярдәм иткәндер, ди ул. — Ничек итеп эшләгәнне җитәкчеләр дә күргәндер. Бригадир булып алты ел эшләгәннән соң, 1982 елда авыл советы рәисенә тәкъдим иттеләр. Бригадир эше дә җайсыз түгел иде, ләкин бөтен эш аңа тапшырыла иде. Чөнки кеше күп. Минем чорда гына колхозчылар саны 484 иде. Барысына да эшне дөрес итеп аңлатып бирергә кирәк. 1986 елда партоешма секретаре киткәч, анда күчерделәр. 1988 елда Саратовта партия мәктәбенә укырга җибәрделәр, аны 1991 елда тәмамлап кайттым. Аннан соң партия дә бетеп китте һәм мин хуҗалык рәисе урынбасары булып эшләдем. 1993 елда яңадан авыл советы рәисе итеп билгеләнеп, 2003 елга кадәр җаваплы вазыйфамны башкардым. Авыл советы рәисе булу — ул халык белән бер сулышта, бер дулкында яшәү һәм эшләү дигән сүз. Үзем шушы авылда туып үскәнгә мин авылдагы һәрбер эшләнергә тиешле эшнең нечкәлеген белә идем. Ул чорларда башкарган эшләр аз булмады. Авыл халкының эшен җиңеләйтү максаты белән читтә урнашкан чишмәне дә якын күчерттердем, зират коймалап алынды һәм башкалар. Әлбәттә, үзем генә башкарып чыга торган эшләр түгел иде бу, минем белән бергә тырышкан һәркемгә зур рәхмәт, — ди язмам герое.
Равил абый хөрмәтле җитәкче, гаилә башлыгы гына түгел, ул әле бертуганнары өчен зур горурлык та. Күпбалалы гаиләдә үскән, үзеннән кечкенәләргә гел ярдәм итәргә тырышкан абый да ул. Һәм бу язмабызны әзерләгән вакытта аның сеңлесе Равилә ханым белән абыйсы турындагы истәлекләрен барладык, балачак хатирәләрен яңарттык.
— Абый кечкенәдән безгә ярдәм итә иде. Хәтерлим әле аның белән бергә математикадан өй эшен эшләүләрне, мин йокларга ята идем, ә ул минем өй эшләрен эшләп куя иде. Ул математикадан бик көчле иде. Шуңа да математиканы өйрәнегез, иң мөһим дәрес — ул математика, ул тормышта бик кирәк дип әйтә иде безгә дә. Төрле китаплар укырга бик ярата иде ул, бу сыйфат безнең барыбызда да бар, мөгаен, әти-әнидән килгәндер ул безгә. Географияне дә бик шәп белә ул һәм һәрбер ил, шәһәр турында бөтен нечкәлекләре белән бик кызыклы итеп сөйли дә.
Күңел түрендә саклана торган берничә рәхәт хатирә белән бүлешәсем килә. Элек без барыбыз бергә җыелып утырып, пилмән бөгә идек. Күп итеп эшли идек без аны һәм шунда рәхәтләнеп сөйләшә, мәзәкләр сөйли идек. Бер поднос пилмән ясалгач, анысын әти минутын санап торып пешерә иде дә, аннан рәхәтләнеп утырып ашый идек. Безнең гаиләдә бервакытта да әти-әни тарафыннан авыр сүз ишетелмәде. Алар үз үрнәкләрендә безгә ничек гаилә корырга кирәклеген дә, аны ничек итеп сакларга кирәклеген дә төшендереп үстерделәр һәм бу инде безнең үз гаиләләребездә дә кабатлана хәзер. Равил абыйның Әминә апага, балалары, оныкларына булган мөнәсәбәте күпләрне көнләштерерлек.
Икенче хатирә ул печән вакыты белән бәйле. Элек бит печән җире бүленеп бирелә иде һәм печәнгә төшәр чак җиткәч, безнең урам кешеләре машинага төялеп, җырлый-җырлый печән җиренә юл тоталар иде. Чалгы белән печән чабуда Равил абыйга җиткән кеше юк иде. Төш вакытында туктап ашап та ала идек. Ул печәнне шунда киптерәбез, яңгыр яуса күңел дә төшеп китә иде. Шунда өябез. Аннан җирәбә салып, шуның буенча печәннең беренче кемгә кайтачагы билгеле була иде... Әй рәхәт вакытлар иде ул…
Абый кечкенәдән минем өчен үрнәк булды, ул төп йорттан чыгып китмәде. Гомер буе әти-әни белән бергә бик матур итеп яшәп, аларны кадер-хөрмәттә Әминә апа белән соңгы юлга озаттылар. Барлык яхшылыклары өчен, бүгенге көндә төп нигезнең җылысын саклап яшәгәннәре өчен, туганлык җепләрен нык итеп саклаганнары өчен бик рәхмәтле без аларга. Киләчәктә дә тигезлектә, бәхеттә, сәламәт булып яшәсеннәр!
Гаиләдә алар алты бала үсә — Илдус, Равил, Әминә, Фәрит, Фәридә һәм Равилә. Һәрберсе кечкенәдән хезмәт тәрбиясе белән үсеп, әти-әнинең зур тырышлыгы белән югары белем алып, төрле җирләргә китеп төпләнәләр. Бары тик Равил һәм Фәрит абыйлар гына авылда кала. Кызганыч, ике ел элек мәкерле авыру Фәрит абыйны гүр иясе итә. Энесе авырган вакытта да Равил абый гел ничек тә булса аңа ярдәм итәргә тырыша, ләкин авыру көчлерәк булып чыга. Бертуганыңны югалту ачысын алар бергәләп күтәрә. Энеләренең, абыйларының рухы шат булсын өчен дип тырышалар.
Әминә апа белән Равил абыйның картлык көннәре үзләренең өч балалары, кияү-киленнәре һәм оныклары белән генә матур итеп яшәүгә корылмаган. Аларның йортлары Хәбибуллиннарның бөтен балаларын җыеп, аларга күңел рәхәтлеге биреп, туган нигезнең җылысын тоеп, сыйлы өстәлләр, шатлыклы йөзләр белән кунак булып китү урыны да. Тигез, матур картлык көннәренең бер генә көнен дә әрәмгә уздырмый Әминә апа белән Равил абый, җәйнең барлык нигъмәтләрен җыеп, запаслар ясап, туганнар кайтышка тәмле күчтәнәчләр әзерләп куялар. Алар бит туган якның кояш нурларын да, яңгыр тамчыларын да, якын кешеләренең кайгырту һәм хөрмәтен дә сыендырган. Язмабыз героеның бәхетле киләчәге тормыш китабының күп битләренә язылсын әле. Аңа ныклы сәламәтлек, Әминә апа белән тигезлек телибез, туган йортның капкасына бервакытта да йозак эленмичә, туганлык җепләре өзелмичә яшәлсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев