«Хатынымны яратуымны соңлап аңладым...»
«Аерылышу турында кәгазь сузгач, ул мине бер ай дәвамында кулында күтәреп йөртергә сорады. Бу вакытта аның мәкерле авыру белән көрәшүен башыма да китермәдем. Башкага гашыйк булуымнан күзем томаланып, үз хатынымның авырганын да сизмәгәнмен…
Мин эштән өйгә кайтканда хатыным аш бүлмәсендә кичке аш әзерләп, табын корып йөри иде. Аны кулларыннан тотып алдым да, бер минутка гына туктап, яныма утыруын үтендем. Чөнки минем аңа мөһим сүз әйтәсем бар иде... Мин аның белән аерылышырга телим...
Бу сүзләрне ишеткәч, ул эндәшмичә торды, соңыннан гына аерылышырга теләвемнең сәбәбен сорады. Ә мин телемне йоткан кебек сүзсез калдым, ни әйтергә дә белмәдем. Һәм минем сүзсез торуым аны чыгырыннан чыгарды. Ашау да онытылды, кичке аш кайгысы калмады. Хатыным кычкырырга тотынды, тынып кала да тагын кычкыра башлый... Ул төне буе елап чыкты.
Аны аңлыйм, әмма тынычландырырлык берни дә әйтә алмадым. Мин хатынымны яратмый башладым һәм икенче хатын-кызга гашыйк идем.
Үземне коточкыч гаепле хис итеп, аңа имза куйдырыр өчен килешүне суздым. Мин аңа фатирны, машинаны калдырырга теләдем, әмма ул килешү кәгазен ерткалады да тәрәзәдән ташлады. Бу минутта берни дә кичерми идем — 10 ел гомерен миңа багышлаган хатын-кыз минем өчен бөтенләй җиде ят кеше иде...
Аның белән бергә гомер иткән елларым миңа кызганыч булып тоелды һәм минем тизрәк бу богауларны салып атып, үземнең яңа, чын мәхәббәтем янына очасым килде... Икенче көнне иртән тумбочкада записка ята иде. Анда хатыным аерылышу шартларын язган: ул гариза бирүне бер айга кичектерүемне һәм шушы бер ай дәвамында бәхетле гаилә ролендә яшәүне үтенгән иде. Сәбәбе — улыбызның имтиханнары. Һәм тагын... Туй көнебездә мин аны фатирга кулларыма күтәреп алып кергән идем. Һәм киләсе бер ай дәвамында йокы бүлмәбездән аны кулларыма күтәреп алып чыгуымны сорап язган...
Тормышымда икенче хатын-кыз барлыкка килгәннән бирле законлы хатыным белән бернинди дә физик контакт булмады — иртән бергә утырып ашыйбыз, кич тагын бер өстәл артына җыелабыз, ә төннәрен караватның төрле почмакларына ятып йоклыйбыз... Шуңа күрә аны беренче тапкыр кулларыма күтәргәч, күңелдә әллә нинди аңлаешсыз тойгылар барлыкка килде. Улымның кул чабулары мине чынбарлыкка кайтарды, хатынымның йөзендә бик бәхетле елмаю балкый иде, ә минем күңелдә — әрнү-сагыш... Йокы бүлмәсеннән кухняга кадәр 10 метр ара, һәм мин хатынымны кулларымда күтәреп алып барганда ул, аерылышу турында улыбызга әйтми тор, дип, колагыма пышылдады.
Бәхетле һәм гашыйк ир роленең икенче көне миңа күпкә җиңелрәк бирелде. Хатыным башын иңсәмә салды. Кайчандыр бик яраткан, кадерле булган шушы йөзгә, чалымнарга күптән игътибар белән караганым булмаган икән, ә алар 10 ел элек кебек түгел, үзгәргән шул. Дүртенче көнне хатынымны кулыма алганда ирексездән аның 10 ел гомерен миңа багышлавы турында уйлап куйдым. Бишенче көнне, шушы кечкенә генә, өрфия кебек гәүдәнең нинди зур ышаныч белән үземә сыенуын аңлаудан йөрәгем кысылып куйды. Аны йокы бүлмәсеннән күтәреп алып чыгу миңа көннән-көн җиңелрәк бирелә башлады...
Берсендә иртән аны кием сайлап торганда күрдем. Ә шушы вакыт эчендә аның бөтен киемнәре зураеп беткән булган икән. Хатынымның ничек ябыгуына, суырылып калуына шунда гына игътибар иттем. Аны күтәреп чыгу шуңа җиңеләя барган икән бит!..
Берсендә үзем дә сизмәстән хатынымның чәчләреннән сыйпадым. Хатыным улыбызны чакырды да икебезне дә кысып-кысып кочаклады. Тамагыма төер, күземә яшь тыгылды, әмма читкә борылдым, чөнки аерылышу турында карарны үзгәртәсем килми иде. Кабат хатынымны кулларыма күтәрдем дә, аны йокы бүлмәсеннән алып чыктым. Ә ул нәкъ туй көнебездәге кебек нәфис куллары белән назлап муенымны кочты, ә мин аны күкрәгемә кыстым...
Килешенгән бер ай ахырына якынлашканда күңелемдә шик-шөбһә уянды. Җанымда нидер үзгәрде һәм мин моны берничек тә аңлата алмый идем. Һәм мин сөяркәм янына барып, хатынымнан аерылмаячакмын, дип әйттем.
Өйгә кайтканда уйланып кайттым. Гаилә тормышының гел бер төрлегә, гадәтигә әверелүе мәхәббәт беткәннән түгел, ә кешеләрнең бер-берсенең әһәмияте, кадере турында онытудан килеп чыга икән бит. Барган юлымнан борылып, кибеткә кереп чәчәкләр алдым һәм матур открыткага «Гомеремнең соңгы көннәренә кадәр сине кулымда гына күтәреп йөртермен!» дип яздым. Дулкынланудан тыннарым кысылып, өйгә кердем. Бөтен фатирны карап чыктым, ә хатынымны йокы бүлмәсендә караватта яткан килеш таптым. Тик ул... үлгән иде...
Ничә ай дәвамында башка хатын-кызга гашыйк булуымнан күзләрем томаланып, күктә очып йөргәндә үз хатынымның авырганын, дәшмичә генә мәкерле чир белән көрәшкәнен дә сизмәгәнмен бит мин. Эх, сукыр, тиле ир! Терсәк якын булса да, тешләп, үкереп еласаң да үлгәннәрне кире кайтарып булмый шул...
Үзенең санаулы гына көннәре калганын сизеп, хатыным улыбызны стресстан саклап калырга, аның алдында мине яхшы әти, кайгыртучан ир итеп саклап каласы килгән икән бит...
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев