Мәрьям Миннегуловадан тәмле торт
Торт өстенә кокосовая стружка , әстерхан чикләвеге, шоколад сиптем.
Бисквит пешерү өчен! Диаметры 24 ле таба өчен кулландым:
6 йомырка
200гр песок
Ярты чәй калагы разрыхлитель
ванилин
чеметеп кенә тоз
200 гр он
Эшләү тәртибе: йомырканың агын сарысыннан аерып алам. Агын әз генә чеметеп кенә тоз салып әкрен генә миксер белән иң элек туглыйбыз, аннан әкеренләп 100 гр песокны кушабыз. Миксерның көчәнешен арттырып бик яхшылап күпертәбез (калак басып тормалы була)
Йомырка сарысын аерым күпертәм (агарганчы болгатырга)100 гр песок салып. Ике массаны бергә кушам, болгатам. Онга разрыхлитель, ванилин салып әзер массага онны ипләп кенә кушабыз, әкрен генә калак белән болгатабыз.
Пешерәсе табага пергамент кәгазе җәеп әзер массаны салабыз, табаны селкетеп алырга (һава чыгарыр өчен)
200 гр та 30 минут пеште.
Бисквитны суытып өчкә бүлеп, пропитка консервированный ананас согын кайнаган бүлмә температурасындагы су белән кушып яктым, крем: 500 гр 20 процентлы сметана+ак сгущёнка (тәмен үзегез чамалап саласы)
Өстенә кокосовая стружка , әстерхан чикләвеге, шоколад сиптем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев