Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерли башларга вакыт инде (фото).

«Алга» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарын язга әзерләүдә ремонтчылар Фәрит Хәлиуллин, Ринат Шәйхиев, Раушан һәм Рубин Гарипов, Инсур Әхмәдиевның өлеше зур. Районда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 33 миллион 250 мең сум акча кирәк. Моңа запас частьлар алу, хезмәт хакы белән бергә ремонт бәясе керә.

Бу сумманың үзенә тиешлесен һәр хуҗалык үзе таба, үзе күтәрә, читтән ярдәмгә өметләнәсе юк. Инде гыйнвар ае узып баруга карамастан, ремонтка тиешле акчаның яртысы да тотылмаган. 15нче гыйнварга районда тулысынча ремонтланган бер генә төр авыл хуҗалыгы машинасы да юк.
Хуҗалыклардан алынган мәгълүматлар буенча тырмалар - 79, культиваторлар - 78, чәчкечләр - 59, катокларның 36 проценты гына ремонтланган. Машина-трактор паркларында тәҗрибәле механизаторлардан оештырылган 31 ремонт бригадасы бар, аларда 110 кеше хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны 1нче апрельгә төгәлләү өчен шушы составны тулы көченә эшләтергә вакыт җитте. Аларга эш өчен барлык уңайлыкларны тудырырга, эш кораллары һәм кирәкле запас частьлар белән вакытында тәэмин итәргә кирәк. «Уңыш», «Борнак», «Смәел», «Маяк» хуҗалыклары ремонтчыларының эшлисе -эшләре әле һаман да күп булып тора.
Райондагы 611 тракторның 360ын язгы кыр әшләренә кадәр ремонтларга кирәк. Әмма бу эшкә тотынган бер генә хуҗалык та юк әле. Язгы кырга беренчеләрдән булып чыга торган «ДТ» маркалы тракторлар күп хуҗалыкларда паркта ачык һавада кар астында көздән кайтарып куелган урында тора бирә. Ремонтлап карап чыгасы бу тракторларның саны аз түгел бит, барысы 107. Әле моннан тыш, ремонт таләп ителгән «Т-150», «МТЗ» тракторлары да күп.
Язгы кырда эшләячәк барлык техниканы барлап, аеруча чит ил техникаларына кирәкле детальләр турында район авыл хуҗалыгы идарәсенә мәгълүматлар бирергә әйтелгән булган. Әмма заявкалар бирсәләр дә, моның өчен акча күчерүне хәл иткән хуҗалык юк. Бары тик «Яңа тормыш» кына кирәкле сумманың 30 процентын түләгән. Хуҗалык җитәкчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләренең шушы ярдәмнән файдаланып, арзанрак бәядән запас частьлар алып калырга ашыкмаулары гаҗәп.
Хуҗалыкларда техниканың язга әзерлеге урынга барып та тикшереп торыла. Әле үткән атнада гына «Алга», «Игенче», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкта булдык.
«Алга»да инде көздән бирле 7 кешелек махсус бригада эшли. Культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлап бетергәннәр, тырмаларның да 90 проценты әзер. Җылыда эшлиләр, эш киемнәре, кирәкле эш кораллары белән тәэмин ителгәннәр, куркынычсызлык буенча инструктаж узганнар.
«Игенче»нең Арбаштагы машина-трактор паркында да эшнең туктап торганы юк. Без килгәндә катоклар ремонтын төгәлләгәннәр иде.Үзләре ягып җылытыла торган мастерскойга культиваторларны керткәннәр, бер үк вакытта чәчкечләрне дә карыйлар, тырмаларны да төзәтәләр. Ике бригада оештырылган. Рәшит Закиров, Фәрит Сәләхов, Раиф Нургалиев, Айрат Хафизов, Илгиз Шакирҗанов һәм башкалар үзара килешеп, аңлашып эшлиләр.
Бөрбашта да ремонт бригадасын эш урынында очраттык. Тырмаларны, культиваторларны әзерләп бетергәннәр. Хәернас Хәкимов, Сәлим Хөснетдинов, Нәкыйп Дәминов, мастерской мөдире Гафур Мифтахов җитәкчелегендә чәчкечләрне, катокларны ремонтлауны 1 февральгә төгәлләүне максат иткәннәр.
Тимирязев исемендәге хуҗалыкның Килидәге машина-трактор паркында урып-җыю вакытында басуда очраткан механизаторларның барысын да диярлек кабат очраттык. Берләре авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый, икенчеләре сүтеп, тракторларын төзәтеп җыя. Дистәгә якын мастерскойның барысында да кеше бар, эшлиләр.
Әнә алдынгы комбайнчылары Илфат Әсхәдуллин, Ясәви Ногманов, Фәргать Гаязов, ремонтчылар Ранис Хәбибуллин, Фирдәвес Ильясов, Ранис Хәйруллин, Фердинант Ильясов, Шамил Закиров... барысы да язгы кырга чыгачак техниканы әзерләү белән мәшгуль. Менә шундый җанлылык, шундый эш дәрте булсын иде һәр хуҗалыкта да.
Ремонтта барлык хуҗалыкларга да хас бер кимчелек бар: ремонтланган техниканы акт язып кабул итеп алучы юк. Ремонтчылар техниканы төзәткәч, алган урыннарына үзләре чыгарып куялар да, вәссәлам. Ремонтланган техника тиешенчә карап, акт язып, баш агроном һәм инженер катнашындагы комиссия тарафыннан кабул ителергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250