Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында гадәттән тыш хәл кертелде

Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

1 июльдән әлеге режим Татарстанның 27 район биләмәсендә игълан ителде. Алар - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары, дип яза Интертат.ру .
Шөкер, безнеӊ район бу исемлектә юк, алга таба да табигать безне үзенеӊ уӊай торышы белән сөендерсен, бәла-казалар күрергә язмасын, дип теләргә генә кала.
Фото: http://www.kazan.kp.ru/online/news/2094659/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250