Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама»да төзелешләр күп башкарыла (фото)

«Кама»лыларның эшчәнлекләре белән танышып, бүгенге көндә башкарылып килүче хезмәтләрен яктырту максатыннан үзләренә юнәлгәч, иң беренче эшләренә тап булдык. Контораларының тышын матурлап төрәләр иде.

Моннан тыш та төзүчелек өлкәсендә алып барыла торган эшләре күп аларның. 200 башка исәпләнгән яңа ферма төзиләр, ул да озак көттермәс, сафка басар. Аннан тыш читтән килгән белгеч - мал табибына моңарчы салынган йортны яшәрлек дәрәҗәгә китереп, эшләп йөргән чаклары. 4 группа шабашниклар әлеге өлкәдә тырышып хезмәт куеп, эссе көннәрдә дә кызу эш темпын туктатмыйча, җәйгә билгеләнгән эшләрен эшләп калырга ашыгалар.

«Кама»лыларның кайсы гына объектына керсәң дә төзеклеккә тап буласың. Амбар хуҗалыгында яңа складлар, ферма тирәсендә яңа абзарлар. Кемдер эшләмәскә сәбәп тапканда, әлеге хуҗалык мөмкинлек табып, булдыру яклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250