8 август 2016 яңалыклары
-
Татарстан – минем Республикам!
Татарстан-минем туган җирем, Казан - безнең данлы башкала. Ил буенча барган барлык эштә Республикабыз гел мактала. Игенчеләр икмәк үстерәләр, Икмәк бит ул - тормыш тоткасы. Икмәк булса, җыр да була, диләр Ул җырларны безгә җырласы. Илдә күпме нефть чыгаралар - Аның яртысы бит безнеке. Чаллы "КамАЗ"лары дөнья гизә - Барысы...
-
«Кама»да төзелешләр күп башкарыла (фото)
«Кама»лыларның эшчәнлекләре белән танышып, бүгенге көндә башкарылып килүче хезмәтләрен яктырту максатыннан үзләренә юнәлгәч, иң беренче эшләренә тап булдык. Контораларының тышын матурлап төрәләр иде.
-
ЮХИДИләр атна саен рейд үткәрә
Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм бигрәк тә балалар катнашында юл фаҗигаләре булдырмау, аларны кисәтү рейдлар үткәрүнең төп максаты итеп куела.
-
Норма ягындагы тротуарны үлән каплаган (фото)
Нормага бара торган олы юл кырыендагы тротуар читендә үләннәр биек булып үсү сәбәпле йөрү кыенлашкан.
-
Сертификатка ия булучы комбайнчылар – 2 (Дәвамы)
2016 ел уңышын җыйнап алуда тырыш хезмәт күрсәткән комбайнчылар өстәмә кызыксындыру чарасы - муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин раслаган карар буенча бирелә торган акчалата сертификатлар белән бүләкләнде:
-
Кускемда эшләп яшиләр
Эш яшендә булганнарның күбесе "Активист" җәмгыятендә эшли. Любовь Петрова да гомере буе шушы җәмгыятьтә дуңгызчылыкта эшләгән.
-
Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә
- Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.
-
«Активист»лар бер атнадан уракны төгәлләргә исәплиләр (фото)
- Әйбәт кенә эшләп барабыз, 1 атнадан уракны төгәлләргә дә инде исәп, - дип сүзен башлады «Активист» хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Семенов.
-
Балтачта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенең йомгаклау чарасы булачак
12 август көнне иртәнге сәгать 10да "Балтач" үзәк ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең йомгаклау чарасы үтәчәк.
-
Чепьяга кәмит килде (фото)
Җәйләр быел балалар өчен бик кулай булды: рәхәтләнеп су коныерлык эссе көннәр күп, шәһәр карарга баручыларга да көннәр әйбәт. Әле менә кичә генә Чепья авылы балалары өчен атракционнар килде.
-
РАВИЛ НУРУЛЛА улы ХӘЙРУЛЛИНга 5 августта 60 яшь тула.
Бөрбаш авылында яшәүче РАВИЛ НУРУЛЛА улы ХӘЙРУЛЛИНга 5 августта 60 яшь тула.
-
Карадуганда да юллар асфальтлана (фото)
«МДСУ-1» оешмасының тырыш эшчеләре Карадуган авылыннан Арбашка менеп китә торган юлны төзекләндерәләр.
-
Туганыбыз РАФИС ШӘРИФУЛЛИНга 5 августта 60 яшь тула.
Бөрбаш авылында яшәүче кадерле туганыбыз РАФИС ШӘРИФУЛЛИНга 5 августта 60 яшь тула.
-
Әтиебез ШАМИЛ ГАБДЕЛФӘРТ улы ӘХӘТОВның 5 августта гомер бәйрәме – 65 яшьлек туган көне.
Салавыч Сәрдегәнендә яшәүче хөрмәтле кешебез - әтиебез ШАМИЛ ГАБДЕЛФӘРТ улы ӘХӘТОВның 5 августта гомер бәйрәме - 65 яшьлек туган көне.
-
Кунырда янәдән янгын булды (фото)
Кичә Куныр авылының Ибраһимов урамы 45 йорт адресы буенча урнашкан Илсур Гыймранов хуҗалыгында янгын чыга. Бу хакта район янгын сүндерү бүлегенә 18 сәгать 2 минутта хәбәр керә.