Төрлесе
Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә
- Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.
- Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә.
Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели, - диде бу уңайдан элеккеге баш инспектор. - Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр!"
Белешмә өчен: быелгы 7 ай эчендә Татарстан юлларында 227 кеше һәлак булган, бу сан узган елгыга караганда 32 гә кимрәк. Әлеге нәтиҗәгә, Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, видеофиксация җайланмаларын куллану аркасында ирешелгән.
Мәгълүмати чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев