Хезмәт

Балтач районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Күктә - кояш, ә сәхнәдә "йолдызлар" балкыды

Бөрбашта узган терлекчеләр слетында бәйрәм концерты кояш белән бергә уянган, иртә таңнан хезмәткә тотынган авыл халкы, җанлы, иртәнге авыл тормышын чагылдырган матур компазиция белән башланып китте.

Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары театральләштерелгән тамашалар, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Районыбызның моң ияләре Римма Гарәпшина, Рәшит Сабиров, Рәмзис Галипов, Айсылу Асадуллина, Лилия Чартинова һәм башка үзешчәннәребезнең чыгышларын алга таба популяр эстрада артистлары алмаштырды. Алсу-Азат Фазлыевлар, Радик Шакиров, Миләүшә Сафина, Рәсим Фәсыйхов, Диләрә Вахитова кебек якташ җырчыларыбыз белән беррәттән Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов мактаулы хезмәтчәннәребезгә матур җырларын яңгыратты.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250