27 июль 2016 яңалыклары
-
Күктә - кояш, ә сәхнәдә "йолдызлар" балкыды
Бөрбашта узган терлекчеләр слетында бәйрәм концерты кояш белән бергә уянган, иртә таңнан хезмәткә тотынган авыл халкы, җанлы, иртәнге авыл тормышын чагылдырган матур компазиция белән башланып китте.
-
Ул кайчандыр кемгәдер кирәк иде…
Язгы җиләс кич, ягымлы җил исә. Алар авыл читендәге кечкенә елгадан чыгып тауга атлыйлар. Елга аша салынган тар басмадан узганда, егет кызны алданрак үткәрә, егылып китмәсен дип үзе терсәгеннән тоткан.
-
Тирән елганы чүп баскан (фото)
Көшкәтбаш авылындагы Тирән елга чүпкә баткан.
-
«Кызыл юл»лылар икмәкнең кадерен белеп эшлиләр (фото)
Бүгенге көндә «Кызыл юл»лылар 80 гектарлы арыш басуында урып-сугу эшен тәмамалап, 100 гектарлы басуга күчәргә торалар.
-
Илдус Гайсин: «Безне ничек үстерделәр, мин дә малайларны шулай тәрбияләргә тырышам» (фото)
Кызу урак өстендә балалар тәрбиясе турында сөйләшү, гәп кору урынсыз сыман. Ә менә үзеӊнеӊ гамәлеӊ, тотышыӊ һәм эшеӊ белән балаларны тәрбияләүгә вакыт һәм урын табарга була икән.
-
Кече Лызи мәктәбе бакчасының уңыш сере нидә?.. (+фоторепортаж)
Кече Лызи мәктәбенең капкасыннан килеп керүгә үк чәчәкләргә күмелгән бакча каршы ала. Мәктәп тирәли урнашкан бакча 2 гектар тирәсе мәйданны били. Ул укыту-тәҗрибә участогы да булып тора.
-
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин атын да җигә ... (фото)
Бөрбашта узган терлекчеләр бәйрәменең тагын бер истә калырлык һәм кабатланмас, эксклюзив вакыйгасы булып район башлыгы Рамил Нотфуллинның ат җигеп күрсәтүе булды.
-
"Балтач" паркында "Крокодил" бүген булачак
Бүген - 27 июль - чәршәмбе көнне "Хыял" яшьләр үзәге бистәнең үзәгендә урнашкан "Балтач" ял паркында "Крокодил" дип исемләнгән яңа күңел ачу чарасы оештыра.
-
Балтачта штрафын вакытында түләмәүченең машинасына арест салынды
Балтач районы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә.
-
Яңа мәктәп – яңа тормыш (фото)
Яңа мәктәп ачылу - һәрвакыт зур вакыйга. Кече Лызилыларга мондый бәхет 2010 елның 7 сентябрендә елмая, яңа нигездә өр-яңа мәктәп ачыла.
-
Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы турында кисәтү игълан ителде
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Россиянең 72 урынында урманнар яна.
-
Кече Лызи мәктәбен картиналар бизи (фото)
Мәктәп диварларын бик матур картиналар бизи. Аларны чын художник ясагандыр төсле, чөнки бик әсир итәләр алар үзләренә.