Язгы җиләс кич, ягымлы җил исә. Алар авыл читендәге кечкенә елгадан чыгып тауга атлыйлар. Елга аша салынган тар басмадан узганда, егет кызны алданрак үткәрә, егылып китмәсен дип үзе терсәгеннән тоткан.
Кыз теге ярга чыга да аны җитәкләп ала, үз янына аяк басмыйча кулын ычкындырмый. Үзе елмая. Егет тә елмая. Ул бәхетле. Авыз ачып сүз әйтешмәсәләр дә, кызның аны сакларга тырышуын, суга егылып төшмәсен дип борчылуын ул тоеп тора. Шуңа кулын җибәрмәде ич… Һәм гомер буена шулай, тормышның уңайсыз урыннарыннан җитәкләшеп бергә узарлар кебек тоела.
Ул кызны җиңелчә генә күкрәгенә кысып ала да иркенгә җибәрә. Кыз йөгерә. Бөтен булмышында чаялык, "Тота алмыйсың мине, тота алмыйсың!" - дип үчекләү сизелеп тора. Тик ул алай дими, бары тик күзләре генә уйный һәм бар дөньясы елмая. Егет үзе дә шушы елмаюның бер өлешенә әверелеп аны куа китә. Һә дигәнче тота ала инде. Әмма аңа кыз артыннан йөгерү кызык. Хәтта моны күрү мөмкин булмаганда да ул кызның елмаюын күргән, аның ягымлы яктылыгын тойган кебек. Тоя, әлбәттә. Әнә ич, йолдызларда чагыла ул елмаю, җиңелчә чыкка күмелә башлаган үләннәрдә балкып китә. Ул елмаю төнне якты итә. Һәм күңелдә чиксез наз катыш бер җаваплылык уяна: "Саклый алырмынмы елмаюларыңны?.." Әмма ул сорау булырга өлгерәлми, теләк килеш кала:"Саклый алсам икән…"
Алар бернинди ару-талчыгу тоймыйча тау үренә менеп җитәләр. Бары тик сулышлар гына ешайган. Ә калганы… сөю канатында… Һәм бер-берсенә сарылып тынып калалар… Күктә - йолдызлар, аста - авыл утлары. Күк җирдә чагыламы, әллә җир күктәме - аңлаешсыз. Аңлау кирәкми дә. Болай да билгеле ич: җирдә дә, күктә дә аларның күңеле чагыла.
- Авыл нинди матур!
Кыз соклана. Егет тә аңа кушыла һәм күзләрен күккә күчерә.
- Йолдызлар да матур!
- Йолдызлар да матур, - дип кушыла кыз. Һәм беркадәр вакыттан өстәп куя, - Авыл матуррак.
Егет дәшми.
Тау башыннан караганда кичке авыл да искиткеч матур. Әмма анда барысы да таныш. Ә күк серле. Үзенә чакырып тора. Иңнәреңә тылсым канатлары үссен иде дә, менә хәзер, сөйгән ярың белән бергәләшеп шунда күтәрел иде.
- Авыл матуррак… - дип тәэсирләнә кыз, - Мин аның һәр урынын яратам бугай…
- Ә күк серле… - дип елмая егет.
- Күктә - билгесезлек.
Бу мизгелне Искәндәр соңгы вакытларда еш хәтерли иде. Тик нигә икәнен генә аңлый алмый. Ә җавап, баксаң, бөтенләй өстә генә яткан икән бит.
Күктә - билгесезлек…
Бәлки бу мизгел фәрештәләрнең алдан искәртүе булгандыр да Искәндәр аны аңлый алмагандыр. Ул гомере буена күккә омтылып яшәде… Күккәме шунда, кайдадыр билгесезлеккә… Ниндидер серләр эзләде, ачышлары да, югалтулары да булды бугай. Әмма тынгылык кына булмады. Ә асылда ул хаксыз булган… Сөйгән кызы авызыннан ишетелгән сүзләрнең тирәнлегенә төшәр өчен аңа тагын егерме елдан артык вакыт кирәккән…
Шушы мәхәббәт тавыннан сөйгәнеңне күтәреп җиргә алып төшәргә кирәк булгандыр. Һәм шул җир тормышы белән яшәргә… Гади һәм бәхетле булып…
Ә ул күккә алып менеп китте…
Башта чынлап та ай-кояшы, йолдызлары күренә. Матурлыгы. Соңрак серләр табасың, һәм шул серләрнең төбенә төшәргә тырышасың. Ә ахырда, еллар узу белән, нибары билгесезлек кенә кала… Ул билгесезлекне һәркем дә күтәрә алмый… Бигрәк тә, мәхәббәт хакына үз теләген корбан иткән булса… Монда беркемне дә гаеплисе түгел… Мәхәббәте хакына үз теләкләрен корбан иткән кеше, кайчан да бер үз теләкләре хакына мәхәббәтне дә корбан итә. Хәер, кем белә инде…
Әмма бернәрсә бәхәссез, ул сөйгәнен бәхетле итә алмады. Бәхет байлыкта икән, алар бай булмады. Ул хатынын наз эчендә, хөрмәт эчендә дә яшәтмәде. Игътибарда, назда, хөрмәттә дә яшәтә алмады. Эштән бушамады. Эштән… Эшме соң бу? Эш өчен бит умырып акча алалар… Ә бу нәрсә? Син кем?
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев