Кече Лызи мәктәбе бакчасының уңыш сере нидә?.. (+фоторепортаж)
Кече Лызи мәктәбенең капкасыннан килеп керүгә үк чәчәкләргә күмелгән бакча каршы ала. Мәктәп тирәли урнашкан бакча 2 гектар тирәсе мәйданны били. Ул укыту-тәҗрибә участогы да булып тора.
- Биредә укучылар чәчәкләр үстерергә генә түгел, ә яшелчә культураларыннан кыяр, помидор, суган, сарымсак, кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрнең дә үсешен өйрәнеп, ашханәдә көндезге аш әзерләү өчен кулланырлык муллык та туплыйлар. Февраль аена кадәр диярлек, ашханәдә үзебез үстергән яшелчә кулланыла һәм ашау бәясенең дә арзанрак булуына йогынты ясый, - ди мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.
Уңыш яхшы булсын өчен туфракны алыштырып, гел яңартып торалар икән. Файдасын да күрәләр. Үз участокларыннан үстереп саткан уңыш ярдәмендә 150 мең сум акча эшли алган алар. Әле тагын кәбестә үсентесе үстереп тә табыш алу юлын тапканнар. Бакчада җиләктән алып бөтен төр яшелчә дә үстерелә. Тәҗрибә участогы булдырып, бүгенге көндә бакчаларында шау уңыш биреп утырган яшелчәләрнең орлыгын шул мәйданчыкта үзләре җитештергән алар. Яшелчәләрдән тыш карлыган, алмагачлары да гөрләп үсеп утыра, киләчәктә кура җиләге дә утыртып җибәрмәкчеләр. Дөрес, бакчаны тәрбияләмичә генә югары уңышка ирешеп булмый. Гел карап торып та тишелеп чыгармы, үсәрме, уңышы әйбәт булырмы, сата алырбызмы дип борчылалар. Әлеге эшләрдә иң күп көч кертүче кешене дә ассызыклап үтәсе килә. Бакчаның төп хуҗасы, биология укытучысы Гүзәл Гыйбадуллина икән. Аның тырышлыгы, җиргә булган мәхәббәте, үз хезмәтенә җаваплы каравы югары нәтиҗәләр биреп, хезмәттәшләре арасында хөрмәтләнә.
Балаларның тормышын җанландыруда хезмәт тәрбиясе мөһим роль уйный. Кеше үз эшеннән тәм табып, нәтиҗәсен күргәндә генә хезмәтнең файдасына төшенә. Шуңа күрә шушы җирлектәге "Сорнай" җәмгыяте, "Ушма" кирпеч заводы, Арча урман хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә торалар. Үзара ярдәмләшеп яшиләр. Мәсәлән, 2013 елда урман кисеп эшләгән акчаларына каток мәйданчыгы эшләп куя алганнар. 2014 елда исә кирпеч заводы беседка эшләргә ярдәм иткән мәктәпкә, анда укучылар буш вакытларында ял итәргә яраталар икән. Мул уңыш алуга ярдәм итүче теплицаны мәктәп белән янәшә урнашкан төзелеш материаллары кибете төзеп биргән.
Мәктәп тирәли әлбәттә бакча гына түгел, ә спорт мәйданчыклары да урнашкан. Баскетбол, волейбол, футбол, хоккей уйнарлык җирләре бар, каршылыклар полосасы да уңайлы җирдә урын тапкан. Алар олуг җиңүләренең төп нигезләре дә булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев