Бөрбашта узган терлекчеләр бәйрәменең тагын бер истә калырлык һәм кабатланмас, эксклюзив вакыйгасы булып район башлыгы Рамил Нотфуллинның ат җигеп күрсәтүе булды.
Рамил Рашитович ат җигү осталыгы бәйгесендә катнашкан ир-егетләргә сокланып карап торганнан соң үзен сынап карарга булды. Билгеле инде, бәйгедә катнашучылардан аермалы буларак, ул вакытка ярышмады. Ә балачак һәм яшүсмер егет чорын искә алып, тәмен белеп кенә башкарды. Читтә карап торган бертөркем җитәкчеләр көнләшеп тә, сокланып та күзәттеләр район башлыгының ат иярләвен. Рамил Рашитовичның юкка гына тотынмавын аңлагандай, ат та бер горурлык белән кешнәп куйды. Туарып, бер әйләндереп килгәндә, сәгатьләр буе бер урында сабыр гына басып торган малкай аңа рәхмәтле дә булгандыр әле. Рамил Рашитович һәр этапны төгәл, җитез, оста башкарды.
- Рамил Рашитович, беренче тапкыр ничә яшьтә ат җигәргә туры килде Сезгә, хәтерлисезме? - дип кызыксындырган соравымны бирдем.
- Мәктәпкә укырга кергән елларым иде, 6 яки 7 яшьлек чагым булгандыр. Шул вакытта иң беренче тапкыр ат җигәргә туры килде миңа, - диде район башлыгы.
Күз алдыма бер кечкенә малайның тырыша-тырыша атны иярләве, камыт кидерүе... һәм салмак кына "На-а!" дип кузгалып китүе килде. Бик иртә яшьтән үк авыл тормышы, хезмәт тәрбиясе белән үскән ул. Бүген дә дилбегәне нык тоткан хәлдә алга бара.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев