Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Яңа мәктәп – яңа тормыш (фото)

Яңа мәктәп ачылу - һәрвакыт зур вакыйга. Кече Лызилыларга мондый бәхет 2010 елның 7 сентябрендә елмая, яңа нигездә өр-яңа мәктәп ачыла.

Мәктәп техник яктан яхшы тәэмин ителгән. Компьютерлар, проекторлар, интерактив такталар белән җиһазландырылган кабинетлар, спорт инвентарьлары белән тәэмин ителгән спорт залы, музыкаль аппаратуралы актлар залы укыту һәм тәрбия процессын тулыландыра. Мәктәп ашханәсе техник яктан барлык таләпләргә туры килерлек итеп заманча җиһазлар белән эшләнгән. Мәктәп территориясендә ир-ат укытучылар һәм әтиләр тырышлыгы белән эшләнгән хоккей мәйданчыгы урын алган. Ел әйләнәсендә бу мәйданчык балаларның шат авазларыннан гөрләп тора. Футбол, баскетбол мәйданы, каршылыклар полосасы, ике уен мәйданчыгы кебек уңайлыклар эшләнгән.

Кыска гына вакыт эшләү дәверендә мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев үзен тырыш, инициативалы җитәкче итеп күрсәтте. Ул һәр эшнең асылына төшенә, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Укытучылар белән берлектә директор укучыларның сыйфатлы һәм ныклы белем алуларына һәм һәр баланың игьтибар үзәгендә булуына ирешү өстендә эшли. Бу уртак хезмәт зур бер гаилә тудыра. Бары бердәм гаиләдә генә шатлыклар да, кайгылар да уртак була.

Быелгы уку елына 178 укучы киләчәк. Укучылар тугыз авылдан: Кече Лызи, Түбән Ушма, Урта Ушма, Югары Ушма, Зур Лызи I ,Зур Лызи II, Гондыр, Ярак- Чурма, Карадуганнан килеп белем ала. Биредә төрле милләт балалары - удмуртлар (55,8%), руслар (24,8%), татарлар (18%), марилар (1,4%) укый. Шулай ук мәктәп карамагында ике филиал: Түбән Ушма башлангыч мәктәбе hәм Ярак Чурма башлангыч мәктәбе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250