Авыл хуҗалыгы
Илдус Гайсин: «Безне ничек үстерделәр, мин дә малайларны шулай тәрбияләргә тырышам» (фото)
Кызу урак өстендә балалар тәрбиясе турында сөйләшү, гәп кору урынсыз сыман. Ә менә үзеӊнеӊ гамәлеӊ, тотышыӊ һәм эшеӊ белән балаларны тәрбияләүгә вакыт һәм урын табарга була икән.
Дистә еллардан артык «Камаз» машинасын иярләгән «Якты юл»дан Илдус Гайсин нәкъ менә шундыйлардан. Бу уракта аныӊ гаиләсеннән 3 кеше катнаша: үзе һәм ике улы - Марсель һәм Дилназ. Малайлар кечкенә булсалар да, бик кызыксынучан, машинада утырып йөргәндә, «бу нәрсә, монысы нәрсәгә», дип әтиләрен аптыратып бетерәләр. Ә иӊ мөһиме - алар кырда үскән икмәкнеӊ тәмен белеп үсәләр, урта мәктәпне бетергән күпчелек егетләр кебек арышны арпадан яисә бодайдан солыны аера алмыйча тормыйлар. Ә инде дәү комбайнерлар абыйлар белән бергә тамак ялгау шушы кырда бара торган әһәмиятле эштә бердәм катнашуны раслый сыман. «Безне ничек үстерделәр, мин дә малайларны шулай тәрбияләргә тырышам», ди тырыш һәм хезмәт сөючән әтиләре Илдус.
Фотода Гайсин Илдус (уңнан беренчесе)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев