Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл» хуҗалыгының «Пицца» кушаматлы сыеры Мәскәүдән Алтын медаль яулап кайтты

Узган ел Мәскәүдә ВДНХда үткән «Алтын көз - 2014» конкурсында «Кызыл юл» хуҗалыгының ике сыеры катнашкан иде. Берсе аннан көмеш медаль белән кайтты. Быелгы конкурска Татарстан данын яклап, «Кызыл юл»лылар тагын ике сыер алып барды.

Сыерлар хуҗалыкның баш ветеринария табибы Алексей Кириллов озатуында, шофер Раил Ибраһимов «КамАЗ»ында сәяхәт иттеләр. Сыерларның икесе дә аренада үзләрен бик матур тотканнар. «Пицца» кушаматлысы алтын медальгә лаек булган. «Бинго»га да югары бәя бирелгән. Без моңа бөтен коллектив белән сыерларны ел дәвамында әзерләп ирештек, бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе, ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова.
Мондый конкурсларда җиңү безнең Балтач районының гына түгел, Татарстанның авыл хуҗалыгын да башка төбәкләрдә танытуга ярдәм итә. Нәкъ менә шуның белән дә юлга киткән чыгымнар үзен икеләтә аклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250