«Игенче», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Сорнай», «Яңа тормыш», «Татарстан» хуҗалыкларында 12 августка 800-700әр гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алдылар.
Район буенча үстерелгән 36350 гектарның 15000 гектардан артыгы суктырылды. Ә шул ук вакытта Тукай исемендәге, «Уңыш», «Арбор» хуҗалыкларында суктырылган мәйдан бик аз әле.
5 хуҗалыкта арпа, 12сендә борчак суктыра башладылар. Смәелдә көзге бодайның һәр гектарыннан - 67,1, Соснада солыдан 45,4әр центнер бөртек чыга.
Шулай да иген культураларыннан иң югары уңышны орлыкчылык буенча махсуслашкан «Татарстан»да алалар. Биредә хәзер бөртеклеләрнең һәр гектарыннан алынган уңыш 39 центнер тәшкил итә.
«Игенче», «Дуслык», «Яңа тормыш»да да ул әлегә 30 центнердан артык. «Арбор», «Кама», «Труд», Тимирязев исемендәге хуҗалык басуларыннан да бүгенгә кадәр алынган уңыш канәгатьләнерлек - һәр гектары 29-27 центнердан артык биргән.
12 августка ындыр табакларына 27000 тоннадан артык ашлык кайтты инде. Аны кайсы хуҗалыкның күпме кайтарганы түбәндәге сводкада күренә (күрсәткечләр тонналарда).
Игенче
|
2542
|
Яңа тормыш
|
2434
|
Татарстан
|
2373
|
Тимирязенв исем.
|
2029
|
Бөрбаш
|
1584
|
Сорнай
|
1579
|
Сосна
|
1508
|
Кама
|
1461
|
Якты юл
|
1443
|
Дуслык
|
1380
|
Маяк
|
1364
|
Кызыл юл
|
1332
|
Смәел
|
1165
|
Труд
|
1044
|
Алга
|
953
|
Арбор
|
894
|
Активист
|
839
|
Борнак
|
814
|
Уңыш
|
442
|
Тукай исем.
|
232
|
Соңгы көннәрдә яңгырлар күпчелек хуҗалыкларда уракны туктатса да, 7сендә беркадәр суктыра алдылар һәм 11 август көнне дә «Яңа тормыш» - 334, «Кама» - 163, «Активист» - 131, «Труд» хуҗалыгы 117 тонна ашлык кайтара алды.
Мондый көннәрдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең кырларда даими булып, комбайннар белән маневрлар ясап эшләүне оештырулары сорала.
Сыйфат комиссиясе членнары кайбер хуҗалык икътисадчыларының агрегатлар янында булмавын, комбайнчыларны көн саен күпме эш башкарганлыгы һәм моның өчен күпме хезмәт хакы алачагы белән таныштырып бармауларын тәнкыйтьли.
Кырдагылар өчен агитбригада чыгышлары оештырмаган мәдәният йортлары да бар әле.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев