12 август 2014 яңалыклары
-
Район мәктәп һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше турында
Яңа уку елында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан, Балтач янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан да зур эшләр башкарыла.
-
1 августтан «Россельхознадзор» яшелчәләр, җиләк-җимешләрне Польшадан Россиягә чыгаруны чикләде.
Кибет киштәләрендә якын араларда Польшадан кергән груша, алма, айва, чия, абрикос, персик, слива, нектариннар, терн, кәбестә һәм башка яшелчәләр, җиләк-җимешләр булмаячак!
-
1нче августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты
Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, 1нче августтан эшләүче пенсионерларның иминият кертемнәре нигезендә пенсияләре кабат исәпләнелеп, арттырылды. 2293 пенсионерның пенсиясе уртача 99,97 сумга артты. Фото: http://nnm.me/blogs/aleeks1/pensionnyy-fond-otchitalsya-mertvymi-dushami/
-
Балтач район электр элемтәсе үзәге соңгы берьеллык эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыккан
Район җитәкчелегенә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Рафил Галәветдин улы Хисамиев җитәкләгән Балтач район электр элемтәсе үзәге соңгы берьеллык эш нәтиҗәләре буенча республикадагы төрдәш предприятиеләр арасында беренче урынга чыккан.
-
Район хуҗалыклары сөт җитештереп сатуны арттырудан 35961 мең сум өстәмә табыш алдылар
Сөт җитештереп сатудан район хуҗалыкларына көндәлек акча кереп тора. Моны аңлаган җитәкчеләр аны җитештерүгә зур игътибар биреп, ел саен арттыра баралар.
-
Районыбыз ындыр табакларына 27000 тоннадан артык ашлык кайтты инде
«Игенче», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш», «Сорнай», «Яңа тормыш», «Татарстан» хуҗалыкларында 12 августка 800-700әр гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алдылар.
-
Балтачта яшен берьюлы җиде хуҗалыкка зур зыян салды
Бу җәйдә яшенле яңгырлар бөтенләй булмаган иде. Җил-су белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, һәлакәтләр дә, шөкер, моңа кадәр безне читләтеп үтте.
-
"Хезмәт"кә язылырга беркайчан да соң түгел
2014нче елның икенче яртыеллыгы өчен язылу тәмамланса да, "Хезмәт" кә язылу дәвам итә.