Балтач район электр элемтәсе үзәге соңгы берьеллык эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыккан
Төрлесе

Балтач район электр элемтәсе үзәге соңгы берьеллык эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыккан

Район җитәкчелегенә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Рафил Галәветдин улы Хисамиев җитәкләгән Балтач район электр элемтәсе үзәге соңгы берьеллык эш нәтиҗәләре буенча республикадагы төрдәш предприятиеләр арасында беренче урынга чыккан.

Аларның мондый җиңүләре беренчесе генә түгел инде. 2010нчы елдан башлап гел алдынгылар булып торалар, еллык нәтиҗәләр буенча берәр тапкыр беренче һәм икенче урыннарны яулаганнар. Икътисади-җитештерү эшчәнлеге буенча республикада макталып, районыбыз данын күтәрүче элемтәчеләрне хезмәттәге җиңүләре белән котлыйбыз, аларга яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрендә иминлек, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Фото: http://old.tattelecom.ru/filials/arsky/baltasinsky/

250

Нет комментариев