Татарстанда урып-жыю чоры җитте – 29 районда – урак өсте
Татарстанның 29 районында ашлык суктыру эшләре бара. Бүгенгә республика буенча 21,4 мең гектар мәйданнан 49,5 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итә.
Шулай итеп, Буа районында 3,9 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, Апста - 2,3 мең гектардан. Гектардан чыккан утача уңыш буенча Актаныш (33 ц), Азнакай (32,1), Зәй (27,2) районнары лидерлык итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев