24 июль 2015 яңалыклары
-
Уңышны әкәм-төкәмнән саклыйк
Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала.
-
Татарстанда урып-жыю чоры җитте – 29 районда – урак өсте
Татарстанның 29 районында ашлык суктыру эшләре бара. Бүгенгә республика буенча 21,4 мең гектар мәйданнан 49,5 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итә.
-
«Яӊа тормыш», «Борнак» ике күрше ничек эшли (фото)
«Яӊа тормыш» хуҗалыгында басулар пөхтә итеп эшкәртелгән. «Лучезарный» сортлы борчагын, 111 гектарлы рапсын күргәч, болардан эшкә өйрәнсәӊ була икән дисеӊ.
-
Хуҗалыгың бай булса, тормышың җай булыр яисә кайда күпме түлиләр
Яхшы яшәү өчен яхшы түләнә торган эш кирәк. Авылда яшәүчеләрнең төп халкы үзләрен эшле дә, ашлы да иткән җәмгыятьләр яшәсен ди.
-
Балтачта сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Сабан туе гөрләде (фото)
Халык элекке еллардагыдан азрак җыелган булса да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларның быелгы Сабантуйлары да бик матур үтте.
-
«26»лыларны ел саен нәрсә берләштерә, бергәләп ачыклыйк ...
Иртәгә «26»лыларның 10 еллык очрашулары була.
-
Норма-Лызи автобусының йөрү вакытларын беләсең килсә рәхим ит
"Автобус йөри башлавына бик куандык. Үтенечебезне газета аша җитәкчелеккә җиткергән өчен "Хезмәт"кә зур рәхмәт. Инде расписаниене дә белешеп әйтсәгез, тагын да рәхмәтле булыр идек", дип шалтырата безгә күпчелек исеменнән ягымлы гына тавышлы бер апа, исемен әйтеп тормыйча гына.
-
Курмала Сабан туе буламы инде, юкмы ...
Һава шартларына бәйле рәвештә Курмала Сабан туе 1 августка күчерелә.
-
Данир Сабиров тагын ниләр белән гаҗәпләндерер, шул хакта …
Танылган юмор остасы, шоумен, җырчы Данир Сабиров быел Казанның Идел буе районында ике катлы йорт салып, июнь аенда гаиләсе белән шунда күченгән. Рамазан аенда яңа нигезгә өлкәннәрне генә җыеп Коръән ашы укытканнар. Дуслар, туганнар, артистлар исә өй туена чакыралачак, ди Данир.
-
Владимир Путинны күрәсегез килсә, иртәгә Казанга барырга кирәк
Россия Президенты Владимир Путин Казанда су спорты төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында катнашачак. Россиядә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты әле беренче тапкыр гына уздырыла.
-
Балтачта эшләүче пенсионерларның 1 августтан пенсияләре артачак
Район Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, 1 августтан эшләүче пенсионерларның, Пенсия фондына күчерелгән взносларына карап, пенсияләре арта.