Россия Президенты Владимир Путин Казанда су спорты төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында катнашачак. Россиядә су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты әле беренче тапкыр гына уздырыла.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ил башлыгы "Казан Арена" стадионында чемпионатта катнашучы Россия җыелма командасы әгъзалары белән дә очрашырга ниятли. Әгәр ачылу тантанасында катнашсаӊ, аныӊ белән очрашу, һич югы ерактан гына күрү бәхетенә, бәлки ирешеп булыр.
Фото: http://news.sportbox.ru/Vidy_sporta/plavanie
Нет комментариев