Невролог Миләүшә Мамадалиева төшке аштан соң эш урынында 20 минут йоклап алу файдалы ди
Белгеч сүзләренчә, кыска йокы игътибарны, хәтерне һәм реакция тизлеген яхшырта, стрессны киметә. Моның өчен иң кулай вакыт – 13:00–15:00 аралыгы.
40 минуттан озаграк йокларга киңәш ителми: бу хәлсезлек һәм баш авыртуына китерергә мөмкин.
Хроник йокысызлык һәм кайбер авырулары булган кешеләргә мондый ял саклык белән кулланылырга тиеш, дип яза «Шәһри Казан».
Нет комментариев