49 яшьлек хатын-кыз чокырга егылып төшеп җәрәхәтләнгән
Хәвеф-хәтәр

49 яшьлек хатын-кыз чокырга егылып төшеп җәрәхәтләнгән

Әлмәтнең эзләү-коткару отряды хезмәткәре урынга килеп җиткәч, хатын-кызның аягына баса алмавы һәм вакыт-вакыт аңын югалтуы ачыкланган

Әлмәт шәһәренең Пугачев урамында 2 метр тирәнлектәге чокырга егылып төшкән 49 яшьлек хатын-кызны коткарганнар.

Әлмәтнең эзләү-коткару отряды хезмәткәре урынга килеп җиткәч, хатын-кызның аягына баса алмавы һәм вакыт-вакыт аңын югалтуы ачыкланган. Зыян күрүченең хәлен тагын да начарайтмас өчен, коткаручылар аны табиблар килгәнче чокырдан чыгармаска булган.

Табиблар килеп җиткәч, хатын-кызга ипләп кенә чокырдан чыгарга ярдәм иткәннәр һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Татар-информ


хатын-кыз

Нет комментариев